Безнең Дуся апа
Федорова Евдокия Николаевна моннан 55 ел элек тракторчы егет Темофей белән вәгъдәләшеп, Акхуҗа авылыннан Түбән Барышка килен булып төшә.
(5 ноябрь, «Апастово-информ»)
Чуваш милләтеннән булган кыз шушы гомер эчендә авылның үз кешесенә әверелә. Олысы-кечесе яратып, хөрмәт итеп, аңа “Дуся апа” дип эндәшә.
Дуся апаның өендә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә, бүлмәләрен чуваш һәм татар халкы традицияләренә туры китереп бизәгән. Бар җирдә гөлләр үсә. Ул аларны карап, иркәләп кенә тора. Кул эшләренә дә оста. Мунчаласын да үреп куя, башмагын, оекбашын да бәйли.
Азыкларны да аерып тормый, токмачын да баса, бәлешен дә сала, щи, борщларны да үз итә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев