Биеш авылында яшәүче, язмыш сынавына дучар булган Илсөяр апа Хисамова: “Язмыш мине кат-кат сынады”
Арабызда язмышларында зур сынаулар аша узсалар да, сабыр һәм түзем булып калган, көчле рухлы, нык ихтыярлы кешеләр бар. Алар еш кына, авырлыкларга карамастан, тормышка яраклашырга тырышалар һәм һәр мизгелгә сөенеп гомер итәләр.
(10 декабрь, «Апастово-информ»)
Биеш авылында яшәүче, язмыш сынавына дучар булган Илсөяр апа Хисамова да шундыйлардан. Бүгенге көндә мөмкинлеге чикле аның. 4 ел элек тездән аста сул аягын югалтып, бүгенге көндә протез белән йөри. Ничек кенә авыр булмасын, күз яшьләрен йотып, үзендә яшәргә, алга атларга көч тапкан батыр йөрәкле хатын-кызларның берсе ул.
Илсөяр апа Хисамованың әнисе Түбән Биябашы авылыннан. Саба районында тормышка чыккан, озак еллар мал табибы булып эшләгән. Илсөяр апа да шунда туган, шунда үскән.
-Язмыш мине кат-кат сынады. Әниебез 1983нче елда балаларны яклау көнендә үпкә чиреннән китеп барды. Энемә ул вакытта 15 кенә яшь иде әле. Бик тиз олыгаерга туры килде безгә. Ул сынаулар артта калды инде, - дип искә ала Илсөяр апа.
Язмыш җилләре аны 1984нче елда әнисенең туган районы Апаска китерә. Биредә ул гаилә кора, тормыш иптәше Харис абый белән ике ир бала тәрбияләп үстерә. Хезмәт юлы да бик эчтәлекле Илсөяр апаның. Башта авыл Советында кассир булып, аннары бер ел Болынбалыкчы авылында көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында сатучы булып эшли. Ике ел ат белән сөт тә җыеп йөри. 2000нче елдан алып, 21 елга якын хат ташучы булып хезмәт итә.
-Эшем җиңел булмаса да, ул елларны бик сагынып искә алам. Каратуннан почтаны алып кайтып, Биеш халкына тарата идем. Товар сату, гәҗит тарату буенча гел алдынгылар рәтендә булдым. Планнарны төгәл үтәп килдем. Яңгырмы-буранмы, җил-давылмы - почтаны вакытында китерергә кирәк. Кар өемнәре, пычраклар аша кайткан чаклар да аз булмады. Ничәмә-ничә чакрымнар җәяү үтелгәндер… Хәзер инде аңлыйм - шул еллар иң күңелле вакытлар булган икән бит, - ди Илсөяр апа.
2020нче елда аның иң авыр көннәре башлана. Бер дә уйламаганда аяк бармагының карала башлавын сизә ул. Бераздан әлеге бармагы бозыла башлый. Шәфкать туташы аягына никадәр перевязкалар ясап торса да, хәле яхшырмый, киресенчә, кискенләшә генә.
-Хастаханәдә дә ятып чыктым. Төрле кремнар, мазьлар белән дә дәвалап карадылар, әмма хәлем аз гына да җиңеләймәде. Шуннан соң балаларым Республика клиник хастаханәсенә салдылар. Бик нык сызландым. Ябыгып беттем. Ә инде иң начары - гангрена башлангач, табиблар аякны алудан да башка чара күрмәделәр, - дип сөйли Илсөяр апа үзе.
Язмышына күптән буйсынган инде ул. Беркемгә дә үпкә белдермичә, тормыш иптәше Харис абый белән бер-берсенә терәк булып, сабыр, тыйнак кына гомер кичерәләр алар. Уллары Данис һәм Илнур да гаиләләре белән еш кайтып йөриләр, әниләренең хәлләрен белешеп, булышып торалар. Нечкә күңелле, ачык йөзле, аралашучан Илсөяр апаның дуслары да күп. Туганнары, күршеләре дә ярдәмнәреннән өзмиләр.
-Башта бик авыр кичердем. Кешене түгел, үземне дә күрәсем килмәде. Күңел төшенкелеген җиңә алмаган көннәрем күп булды. Иң авыр минутларымда Аллаһыма сыендым. Дусларым да ярдәм итте. Токмач кисеп, пилмәннәр бөгеп ашлар үткәрделәр. Абыстай чакырып өйгә коръәннәр укылды. Аллага шөкер, бүген инде күңел халәтем күпкә җиңел, - ди ул шул мизгелләрне кабат искә алып.
Көн тудымы, аягына протезын кия дә, иптәше кайтканчы ашарга да пешереп куя, терлек ризыгы өчен 5-6шар чиләк чөгендерен дә турый, өен дә чиста-пөхтә тота ул. Гәҗит-журналлар, китаплар укый. Дога китаплары укып күңелен тынычландыра. Аралашырга ярата, дөнья хәлләре белән дә кызыксынып тора. Бер дә боегып утырмый, һәр көнгә сөенеп, һәр мизгелдән ямь табып яши.
-Язмыш ничек кенә сынамасын, нык булып калырга кирәк. Мин дә сабыр канатларымны сындырмадым. Балаларым, ирем терәк булды. Энем Илсур аеруча өзгәләнде, бик авыр кичерде ул да. Хәзер дә минем өчен борчылып, булышып тора. Район үзәк хастаханәсендә миңа ярдәм кулы сузган хезмәткәрләргә, Казан табибларына да рәхмәтем зур. Ходай беркемне дә исәнлектән аермасын иде, - ди Илсөяр апа.
-Аллага шөкер, әниебез хәзер өйдә барлык эшләрне дә эшли ала. Әтигә хуҗалык эшләрендә дә булышырга өлгерә. Ничек кенә булмасын, сынаулар да үтеп китә икән ул. Болыт арасыннан һәрвакыт кояш чыккан кебек. Әниемне аякка бастыра алуыбызга бик сөенәм, - ди улы Данис та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев