Борнаш авылыннан Фердинанд Сираҗиев: “Мин дә әниемә охшаган»
Әнием Рива Сыйраҗиева Борнаш авылында яши. Әнием тумышы белән Танай-Турай авылыннан.
(28 ноябрь, «Апастово-информ»)
Борнашка ул килен булып төшкән. Әнием озак еллар фермада бозаулар карады, аннан соң сыер савучы булып эшләде. Гомере буе тырышып, намус белән хезмәт итте. Кызганыч, хәзер әниемнең сәламәтлеге какшады. Ул 11 елдан бирле урын өстендә ята. Мин аны сабый баладай тәрбиялим, күңел җылымны бирәм. Әниемне бик яратам. Бертуган апам Римә һәм энем Рафис Мәскәүдә яшиләр. Алар да кайтып, ярдәм итеп торалар. Мин үзем төсем белән дә, характерым белән дә әнигә охшаганмын.
Әнием безне чисталыкка, пөхтәлеккә, эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтте. Хәзер дә мине җылы сүзләре, файдалы киңәшләре белән үсендереп тора. Ул булмаса миңа яшәргә бик читен булыр иде.
Авылда яшәүче туганыбыз Наҗия Гатауллина да әниемне тәрбияләүдә, аны юындыруда ярдәм итә. Шулай ук авыл халкы, мәчет абыстайларының да булышлыгын тоям. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев