Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Чирмешән авылында яшәүче Фәһимә әби Шәрәфетдинова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Әлеге уңайдан акъәбигә Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасы, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

(8 декабрь, “Апастово-информ”).



Фәһимә әби күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Гомере буе колхозда төрле эшләр башкарган. Тормыш иптәше Гомәр бабай белән бер кыз, ике ир-бала тәрбияләп үстергән.
Фәһимә әби бик өлкән яшьтә булса да, бирешми әле. Үз-үзен карый да, йөртә дә ала. Җылы, нурлы өендә берүзе генә яшәсә дә, ялгызлыкны тоймый ул. Ял җитүгә балалары, оныклары кайтып йөри. Туганнары да кайгыртып тора үзен.
Фәһимә әбине тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова килде. Ул Рәсәй Президентының, район башлыгының Котлауларын ирештерде, җылы теләкләре белән сөендерде. Айрат Зиннәтуллин да авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләген тапшырды.
“Дәү әниебез бик тәмле итеп пешерә иде, яшьрәк чакта гел туй табыннары әзерләшеп йөрде. Мичтә пешкән бәлеш алып кайтып безне дә сыйлый иде әле ул. Бик оста итеп бәйли дә, тегә дә иде. Бакчасы да ал да гөл иде аның. Әле дә үз җае белән азрак суганын да утырта, кишерен дә чәчә, кыярын да үстерә ул. Кышка дип җиләктән кайнатмаларга кадәр әзерләп куя. Дәү әниемне мактап туярлык түгел. Без аны бик нык яратабыз. Сәламәт кенә булсын иде, - дип сөйли оныгы Гөлфия Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев