Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Чирмешән мәктәбе укытучысы Рафил Миңнуллин Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Һөнәргә тугрылык өчен” күкрәк билгесенә ия булды

Хөрмәтле остаз 44 ел гомерен яшь буынга физик культура һәм тәрбия бирүгә багышлаган.

(30 август, “Апастово-информ”).



Рафил Мәсгут улы Миңнуллин Чирмешән мәктәбендә 1981 елдан бирле эшли. Мөгаллим инициативалы, һөнәри камилләшүгә омтылуы, үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклаша белүе, таләпчән булуы белән аерылып тора. Озак еллар эшләү дәверендә ул үзен иҗади, үз фәнен яратучы, укыту методикасын камил белүче остаз буларак таныткан. Яшь буынга физик тәрбия биреп кенә калмыйча, балаларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә дә җәлеп иткән. Ул белем биргән укучылар төрле спорт уеннарында, ярышларда уңышлары белән дә күп сөендергән. Укытучы үзе дә күп кенә спорт ярышларында катнашып, җиңү яулаган.
Хөрмәтле остазның күпьеллык намуслы хезмәте район, республика һәи ил җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнгән. Рафил Миңнуллинга укытучыларның август киңәшмәсендә тантаналы төстә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Һөнәргә тугрылык өчен” күкрәк билгесе тапшырылды. Дәрәҗәле бүләкне остаз район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров кулыннан алды. Хөрмәтле мөгаллимгә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева да рәхмәт сүзләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев