Чын матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла
Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлфия Камил кызы Габидуллина 2 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтте.
(4 декабрь, «Апастово-информ»)
Гөлфия Камил кызына тумыштан ук мөгаллимлек сәләте бирелгән. Аның чын укытучы, оста оештыручы, кайгыртучан җитәкче булуы тышкы кыяфәтенә үк язылган. Сабыр, итагатьле, игътибарлы булуы, зәвыклылыгы белән дә ихтирам уята. Тормышта, хезмәттә нинди генә хәлләр килеп чыкса да, ул төптән уйлап, акыл белән, тыныч кына хәл итәргә тырыша. Менә шул сыйфатлары өчен аны коллективта олысы да, кечесе дә хөрмәт итә.
Гөлфия Камил кызы моннан 30 ел элек Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, үзе укыган Апас урта мәктәбенә эшкә кайта. Үзенә белем биргән, тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә хезмәт юлын башлап җибәрүе белән дә бәхетле ул. Остазлары янәшәсендә ышаныч тоеп, дәресләргә бар күңелен биреп, балаларны яратып эшли башлый. 2007 елда читтән торып, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының биология факультетын тәмамлый. Мәктәп җитәкчелеге яшь педагогның сәләтен, тырышлыгын бәяләп, 2007 елда укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгели. Коллектив белән аңлашып, эшен җиренә җиткереп башкара Гөлфия Камилевна.
Апас урта мәктәбе “Ел мәктәбе“ бәйгесендә лауреат булды, шулай ук Алтын дәрәҗәсен яулады, “Мәгариф“ милли проектында “Иң яхшы белем бирү учреждениесе“ булып танылды, “Ел укытучысы“ бәйгеләре дә елдан-ел күркәм күрсәткечләр белән тәмамлана. Әлеге һәм башка бик күп уңышларның да нигезендә Гөлфия Камил кызының зур тырышлыгы салынган.
Биология укытучысы буларак, яшь буын күңелендә сәламәт яшәү рәвешен, дөрес туклану серләрен төпләп төшендерә, хезмәт сөючәнлек тәрбияли. Укучылары да күпсанлы бәйге һәм фән олимпиадаларында җиңүләр яулый, дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләргә ирешә.
Гөлфия Камилевнаның фән сандыгында төрле тармак һәм эшчәнлек буенча алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да бар. Тырыш хезмәте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Мактау грамотасы белән, ә иң мөһиме, балаларның яратуы белән бәяләнә.
Мәктәптә алып барган эшчәнлек белән бергә районның җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Халык санын алу, сайлау комиссияләрендә рәис урынбасары, аннан үзе рәис итеп сайланып, эш алып бара.
Гөлфия Камил кызы – киләчәкне алдан күреп, иҗади эшләүче укытучы. Ул белем биргән һәм тәрбияләгән шәфкать туташлары, табиблар район хастаханәсендә хезмәт итәләр.
Әти-әниләр белән дә яхшы мөгамәләдә яши. Гаиләсендә дә һәрчак тынычлык, татулык аның.
Гөлфия Камилевна! Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Тормышыгызда, хезмәтегездә тагын да зуррак уңышлар, бәхетле киләчәк, саулык- сәламәтлек телибез.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән - Апас урта мәктәбе коллективы, профсоюз оешмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев