Дәвеш авылы җирлегендә яшәүче тыл ветераннары Татарстан Рәисенең бүләкләрен алдылар
Кешеләрең синең, Апасым!

Дәвеш авылы җирлегендә яшәүче тыл ветераннары Татарстан Рәисенең бүләкләрен алдылар

Өлкәннәргә бүләкләр тапшыру дәвам итә.

(25 апрель, “Апастово-информ”)



Дәвеш авылы җирлегендә яшәүче тыл ветераннары - Маһирә апа Вәлиева, Назирә апа Гыймадиева, Рәшидә апа Гобәйдуллина һәм Назимә апа Рәхмәтуллина Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләген һәм Котлау хатын алдылар. Бүләкләрне аларга исәнлек-саулык, бәхетле-куанычлы көннәр теләп, авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов тапшырды. Өлкәннәр яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар, тырыш һәм намуслы хезмәт юлларын искә алдылар, хөрмәт-ихтирам өчен җитәкчеләргә рәхмәт хисләрен белдерделәр.


Нет комментариев