Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Дәвеш авылында яшәүче Нурия әби Вәлиуллинага 90 яшь тулды

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров ак әбине тәбрик итеп, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та әбинең намуслы хезмәт юлын искә алып, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләген ирештерде.

(14 апрель, “Апастово-информ”).


  Нурия әби гомере буе колхоз хезмәтендә булган. Тормыш иптәше Ислам абый белән өч бала тәрбияләп үстергән.
“Гомер буе фермада сыер саудым. Кул белән 25шәр сыер сауган чаклар булды. Хезмәтемне һәрчак күрә, бәяли белделәр, барлыгы 4 медалем дә бар. Балаларым да тәүфыйклы, тәртипле булып үстеләр. Яшьтән үк минем ярдәмчеләрем булдылар”, - дип сөйли Нурия әби.
Нурия әби бүгенге көндә балаларының кайгыртуын тоеп, хасиятле, бәхетле картлык кичерә. Җитезлеге, хәрәкәтчән булуы белән дә сокландыра ул.
“Аллага шөкер, үз аягымда йөри алуыма сөенеп яшим. Телевизор да карыйм, газета-журналларны да күзлексез укыйм. Аеруча “Йолдыз”, “Акчарлак” газеталарын яратам. Хөрмәтләп килүегез, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Үзегез дә ихтирамлы, абруйлы булып яшәгез”, - дип теләде ул елмаеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев