Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Фәнис Гарифуллин: «Яшьли техникага утырган кеше мин”

Фәнис абый Гарифуллинның агросәнәгать комплексын үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте югары бәягә лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

(17 февраль, «Апастово-информ»)



Фәнис абый 30 елга якын Урта Балтайда ферма мөдире булып эшләгән. Хәзер ул “Апас мол” берләшмәсенең Урта Балтай бүлекчәсе механизаторы. Руль артында басу-кырлар иңли ул. Урып-җыю эшләре вакытында Фәнис абыйны еш күрәбез.


- Әтием дә тракторчы иде. Үзем дә бик яшьли техникага утырдым. Башта тракторчы ярдәмчесе булып йөрдем. Яшел Үзәндәге автомәктәптә права алып кайтканнан бирле, туган авылымда хезмәт итәм. Соңгы елларда урып-җыю эшләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итеп торам, - дип сөйләде Фәнис абый.

Фәнис абый хезмәт итү дәверендә үзен тырыш, җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр итеп таныткан. Тәҗрибәле механизаторның шушы еллар эчендә алган Мактау кәгазьләре, бүләкләре бихисап. Татарстан Республикасы Премьер-миинстры Александар Песошинның Рәхмәт хатына да лаек булган ул. Шулай ук төрле елларда район хакимияте тарафыннан да макталып торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев