Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Фәнзилә әби Мәһдиева: “90 яшькә җитәрмен дип уйламаган идем”

Олы Бакырчы авылында яшәүче Фәнзилә әби Мәһдиева олуг юбилее уңаеннан район башлыгының Котлавын алды.

(10 июль, “Апастово-информ”).

  -Яшьлегем авыр хезмәт белән узды. Чәчү дә чәчтем, гектар гектар чөгендерен дә эшкәрттем. Тормышка чыккач башта фермада сыер саудым. Лаеклы ялда да кул кушырып утырмадым. Иптәшемә умартачыклыкта ярдәм иттем, - дип сөйли ул үзе.
Фәнзилә әби тормыш иптәше Фазулла абый белән 30 ел гомер иткән. Биш бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч тормыш иптәше иртәрәк китеп барган.
-Авырлыклар артта калды инде. Сәламәтлегем бик үк мактарлык булмаса да, хасиятем, кадерем зур. Балаларым кайгыртуын тоеп, улым Наил белән бер-беребезгә терәк булып гомер кичерәбез, - ди әбекәй.
Фәнзилә әби туган көнен балалары, оныклары янәшәсендә шат күңел белән каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова әбине котлап, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та иң изге теләкләрен ирештереп, бүләге белән сөендерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев