Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Фәрдания Мәҗитова: “Ил-көннәребез тыныч булсын, улларыбыз исән-имин кайтсыннар!”

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына күчтәнәч-пакетлар тапшырылды.

(20 нче февраль, “Апастово-информ”).

   23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән бүләкне Татар Черкене авылында гомер итүче Фәрдания апа Мәҗитовага “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева тапшырды.
Фәрдания апаның улы Илсур Мәҗитов махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен көрәшә. Илсурның бертуган апасы Гөлфизә Зәйнуллина филиалның баш хисапчысы булып эшли.
  Фәрдания апа Мәҗитова олы яшьтә булса да барлык яңалыкларны карап бара. Улының исән-имин кайтуын теләп догалар укый.
“Бүләкне оештыручысына да, тапшыручысына да Алланың рәхмәте булсын. Дөньялар тынычланып, улларыбыз исән-сау кайтсыннар. Җир йөзендәге барлык аналар шатлансыннар”, - дип изге теләкләрен ирештерде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев