Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Гакифә әби Ярмөхәммәтова: «Үлән ашап үссәк тә, күңелебез күтәренке иде”

Табар Черкене авылында яшәүче Гакифә әби Ярмөхәммәтова 100 яшьлеген каршылады.

(11 апрель, “Апастово-информ”).

  Ак әбине район башлыгы Айрат Җиһаншин котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, Ил башлыгы Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен тапшырды, “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләде. Табар Черкене авыл җирлеге һәм “Табар” хуҗалыгы исеменнән дә бүләкләр ирештерелде.
  Гакифә әби гомере буе колхозда хезмәт иткән, сыер да сауган, бозаулар да караган, урман да кискән. 14 яшеннән әтисез дә, әнисез дә калган ул, 1941нче елны иң олы Гариф исемле абыйсы сугышта һәлак булган. Әмма Гакифә әби язмышына сыкранмаган, авырлыкларны сабырлыгы белән җиңеп килгән. Тормыш иптәше Нуртдин абый белән 36 ел гомер иткән, дүрт бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, иптәшен 62 яшендә соңгы юлга озаткан.
“Сугыш чорын кичергән буын без. Нинди генә авыр чакларда да күңел төшенкелегенә бирешмәдек, зарланмадык, уфтанмадык. Яшьлекнең, тормышның кадерен белеп яшәдек. Һәрчак эштә, хәрәкәттә булдык. Эрләдем тә, бәйләдем дә, тегү-чигү эшен дә бик яратып башкара идем”, - дип сөйли ул үзе.
Гакифә әби бүгенге көндә улы Хатыйп абый, килене Валентина апа тәрбиясендә яши. Балалары, оныклары һәрчак кайгыртып тора.
Үзе сөбеханалла, күз тимәсен, акылы да, зиһене дә ачык аның. Үз аягында йөреп, балаларына изге теләктә, изге догада булып, һәр туган көненә сөенеп, бәхетле картлык кичерә.
  -Озак яшәр өчен хөрмә, җимеш, йөзем, бал ашарга, эшне сөяргә, кешеләргә ихтирамлы булырга кирәк. Юкка-барга борчылмагыз, бер-береңә итәгатьле, сабыр булыгыз. Шул вакытта күңелегез дә тыныч, тормышыгыз да матур булыр, - дип киңәшләрен бирде әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев