Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Галия әби Зәйнуллина: “Кияргә кием, ашарга ризык булмаган чорларны уздык”

Галия әби Зәйнуллина 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(3 март, “Апастово-информ”).

  Туган көне уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова акъәбигә Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын,, бүләген, чәчәк бәйләмен тапшырды. Шулай ук Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, “Нур” хуҗалыгы, Тутай авыл клубы, китапханә, музей хезмәткәрләре дә изге теләкләрен юллап, күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Әбине котларга, аның яшьлек еллары, хезмәт юлы белән танышырга Кызыл Тау мәктәбеннән Гөлгенә Мөхәммәтгалиева җитәкчелегендәге “Алдынгылар” хәрәкәте балалары да килде.
Галия әби Зәйнуллина туган көнендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы медаленә лаек булды.
  Галия әби гомере буе колхозда хезмәт иткән, туган авылы егете Шәүкәт абый белән тормыш корып, ике кыз, алты ир-бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көнендә кызы Әлфия апаның кайгыртуын, калган балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә.
  “Бик авыр елларда яшәдем. Кияргә күлмәк, ашарга ризык булмады. Бар гомерем авыр хезмәт белән узды, әмма беркайчан да зарланмадык, кыенлыкларга бирешмәдек. Шуңа күрә Ходай озын гомер белән бүләкләгәндер. Бүгенге көнемдә, Аллага шөкер, хасиятем зур, күңелем тыныч. Балаларымның игелегенә төренеп яшим”, - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев