Гөлбану Фәизова: “Кабак бәлешен гөбәдия камырына пешерәм”
Гөлбану ападан кабак бәлеше пешерү һәм цукаты әзерләү серләрен дә бүлештек.
Төче камырга пешерә икән ул кабак бәлешен.
“Сыер маен эретеп, сыек май, майонез, 1 йомырка, тоз, шикәр, чәй содасы салып он белән камыр ясыйм. Әзер камырны бераз гына суыткычта тотсаң тагын да яхшы. Табага камырын җәябез дә корт салам, аннары дөгене бүртеп йөзем, шикәр белән кушып корт өстенә җәям. Шулар өстенә күп итеп туралган кабакны салам да өстенә сыер мае куеп чыгам. Бәлешне ясап бетергәч духовкага тыгам. Бик тәмле була”,- дип сөйли ул.
Кабактан цукаты әзерләү
“Моның өчен үзбәкнең билле сары кабагы кирәк. 1 килограмм кабакны турыйсың, 500 грамм шикәр белән болгатып салкынча урынга төнгә куеп калдырасың. Иртә белән алгач 1 таяк корица, 1/3 чәй кашыгы лимон кислотасы, 1 әфлисун согы салып кайнатырга куясың. 5 минут кайнагач сүндерәсең. 3 тапкыр шулай кабатлыйсың. Бераз суынгач аны сөзәсең. Табага пергамент кәгазе җәеп духовкага тыгып киптереп аласың. Конфет шикелле булгач духовкадан алып яңадан пергамент кәгазьгә бушатасың да шикәр белән болгатасың да банкаларга бушатып куясың”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев