Гөлсинә әби Ситдикова: “Авыр хезмәт мине чыныктырды”
Чирмешән авылында яшәүче нечкә күңелле, сабыр холыклы, нурлы йөзле Гөлсинә әби Ситдиковага 90 яшь тулды.
(16 февраль, «Апастово-информ»)
- Тумышым белән Олы Бакырчы авылыннан мин. Шунда тудым, шунда үстем. Сугыш чоры баласы булсам да, ачлыкны татыдым дип әйтә алмыйм. Сыер асрагач, тамак ялгарга ризыгы да булды, бакча тутырып бәрәңгесен дә үстердек. Биш яшьлек чагымда сугыш башланды. Әтиебезне дә сугышка алдылар. Яраланып кайтса да, озак яшәде әле ул, - дип искә алды балачагын Гөлсинә әби.
7нче сыйныфны тәмамлагач, башта алты ай торф ташу эшләрендә катнаша. Аннан кайткач, колхозда бозаулар карый, сыер сава ул. Тормыш иптәше Фоат абый белән ике ир, өч кыз бала тәрбияләп үстерә.
- Бабаем белән 63 ел парлы гомер кичердек. Бик матур, тату яшәдек. Һаман бергә булдык, бар хезмәтне бергә башкардык. Эшкә батыр, бик тырыш иде. Гомере буе механизатор булып эшләде. Һәрчак макталып, данланып торды. Атказанган исемен дә алды үзе, - дип сөйләде әбекәй.
Гөлсинә әби Чирмешән авылына тормышка чыккач та, колхозда хезмәтен дәвам итә. Шулай ук бозаулар карау, сыер саву эшендә була. Лаеклы ялга киткәнче, колхоз конторасында җыештыручы булып эшли.
Кызганыч, әбекәйгә бала югалту ачысын татырга да туры килгән. Бер улын вакытсыз югалткан ул. Иптәшенең дөнья куйганына да 4 ел вакыт узган. Авыр югалтулар күңелендә тирән эз калдырса да, сынмаган, сыгылмаган.
- Хезмәт мине чыныктырды. Йөрәк яраларымны да эш белән ялгадым. Аллага шөкер, бүгенге көнем шөкер итәрлек, балаларым кайтып-китеп йөри, киленем дә хасиятләп кенә тора. 8 оныгым, ике оныкчыгым да - күңел юанычларым, - ди әбекәй.
Гөлсинә әби бүгенге көндә җылы, нурлы өендә, килене Гүзәлия, оныгы Альмир белән гомер кичерә. Шатлыклары да, кайгылары да уртак аларның. Бер-берсенә терәк һәм киңәшче булып яшиләр.
- Әниебезнең күңеле бик йомшак. Чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Элегрәк камыр ризыкларын да яратып пешерде. Бәйләргә, тегәргә дә оста иде. Хәзер дә тик утырмаска тырыша, мин эштә булганда, чәен дә үзе куеп эчә, боткасын да пешереп куя. Гәҗитләр дә укый. Догаларын да калдырмый, - дип сөйли килене Гүзәлия.
Гөлсинә әбине туган көне белән котларга авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин килде. Юбилярга район башлыгының җылы теләкләрен ирештереп, Котлау открыткасын тапшырды, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләге белән сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев