Яшь апаслы Ралина Зиннәтҗанова хәрбиләргә булыша
Районда изге эштән балалар да читтә калмый.
(30 апрель, «Апастово-информ»
Апаста яшәүче 9 яшьлек Ралина Зиннәтҗанова да махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итә. Буш вакытларында ул дәү әнисе, көмеш волонтер Фәһинур Нәбиуллина белән бергә “Алга” яшүсмерләр клубына килә. Изге күңелле кызга эш тә йөкләнгән. Ул яралы хәрбиләргә эчке киемнәр тегү өчен әзерләнгән тукымаларны тигезләп кисәргә булыша, үзе дә тегәргә өйрәнә.
“Солдат абыйлар исән-сау булсыннар. Тизрәк өйләренә кайтсыннар. Әниләре, балалары аларны бик көтәләр”, - дип тели Ралина.
Ралина Зиннәтҗанова Апас мәктәбенең 2 “А” сыйныфында белем ала. Мәктәптә “5”ле, “4”ле билгеләренә генә укый. Спортны да үз итә. “Гран-Тау” футбол манежында футбол белән шөгыльләнүче бердәнбер кыз ул. Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең “Сынлы сәнгать” бүлегендә укып, рәсем ясау серләренә дә төшенә, бию түгәрәгенә дә йөри. Бик оста итеп рәсемнәр ясый. Ил һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев