Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Ил сагында – Ильяс Гыймадиев

Авыл егетләре элек-электән хезмәт сөючәнлеге, сабырлыгы һәм туган җиренә тугрылыклы булуы белән аерылып торган. Шуларның берсе – Свияжный бистәсе егете Ильяс Гыймадиев. Хәзер ул махсус хәрби операция зонасында Ватан иминлеге сагында.

(19 март, Апастово-информ)

Ильяс кечкенәдән үк шук, чая, үткен холыклы бала булып үсә. Авыл тормышына да бик иртә тартыла: әти-әнисенә терлекләр карарга булыша, җәйге айларда чалгы тотып, печән чаба. Техникага булган кызыксынуы да иртә уяна. Мәктәп елларында ук спорт белән дус була: чаңгыда йөри, хоккей уйнарга ярата, төрле ярышларда актив катнаша.


Мәктәпне тәмамлагач, Ильяс армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен ул Калуга өлкәсендә, ракета гаскәрләрендә үтә.
-Армиядән кайткач, бераз юллар идарәсендә эшләп алды. Аннан соң, махсус операциягә киткәнче шәхси эшмәкәрдә хезмәт итте. Зур йөк машинасы белән ерак юлларга йөрде, - дип сөйли әнисе Асия апа.


2022нче елның 23нче октябрендә Ильяс мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. “Казан Экспо”да хәрби әзерлекләр узганнан соң, 19нчы декабрьдә хезмәт урынына юл тоталар. Шул вакыттан бирле дүрт ел дәвамында Ил иминлеге өчен үз өлешен кертә. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операция зонасында водитель булып йөри. Барлык категорияле таныклыгы булу сәбәпле, төрле төр техника белән идарә итә.
Ильяс берничә мәртәбә кыска вакытлы ялда да булды. Чираттагысы - быел январь аенда гына кайтып, якыннарын сөендергән иде.
-Бик сагынып көтеп алдык. Вак бәлеш тә, пилмәннәр дә пешердем, салатлар да әзерләдем. Бик сыйладым әле үзен. Анда тамаклары да туймый торгандыр инде. Үзе зарланмаса да, җиңел түгеллеген аңлыйм. “Әй, әни, бер минут та тормас идем дә бит, нишләп тә булмый, ахыргача түзәргә, илебезне сакларга кирәк”, — ди ул, — дип сөйли Асия апа.


Биеш урта мәктәбе укытучылары да элекке укучылары хакында җылы итеп искә алалар, исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп торалар.
- Бүгенге көндә ике укучым - Айдар Габбасов белән Ильяс Гыймадиев - махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның Ватан сагында торуы - минем өчен зур горурлык. Кечкенәдән үк кыю, дуслыкның кадерен белүче, гаилә җанлы егетләр булып үстеләр. Укытучыларга да һәрвакыт хөрмәт белән карадылар. Егетләрнең һәрберсе өчен борчылып торабыз, тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, - ди егетләрнең сыйныф җитәкчеләре Фирая Хисамова.


Райондашыбыз Ильяс Гыймадиев хәрби бурычын намус белән үти, иптәшләренә һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер тора. Аның батырлыгы һәм тырышлыгы командование тарафыннан да югары бәяләнә. Бу хакта килгән Рәхмәт хатларында да әйтелә. Райондашыбыз Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан “За воинскую доблесть” һәм “За боевые отличия” медальләре белән дә бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев