“Исемне гаилә өчен Аллаһы Тәгалә бүләге дип кабул иттек”
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Апас районында туып-үскән генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллинга Россия Герое исемен биргәч, аның әти-әнисе белән очрашып, шатлыкларын газета укучыларыбыз белән дә бүлешергә булдык.
(23 октябрь, «Апастово-информ»)
Рамил Ибәтуллинның бүген туган көне дә.
Районның иң почмагында урнашкан кечкенә генә бер авылда, гади генә гаиләдә туып-үскән ир-егетнең шундый зур дәрәҗәләргә ирешүе әти-әнисе, якыннары өчен генә түгел, һәркем өчен дә горурлык.
Бала – әти-әнисе үрнәгендә үсә, диләр. Багыш авылында яшәүче Рәхмәтулла абый һәм Миңзилә апа Ибәтуллиннар әллә ни мактанмыйча гына: “Без этәргеч биргәнбездер инде, ләкин барысы да Аллаһы Тәгаләдән”, - дип куйдылар. Һәр сүзләре дә, тормыштагы гамәлләре дә бизмәннәргә салып үлчәнгән аларның. Тыйнаклыклары йөзләренә язылган. Балалар турында сөйләгәндә күзләре ялкынланып китсә дә, артыгын сөйләргә ашыкмыйлар.
-Улыбыз белән горурланам. Шулай да, күңел мактанырга кушмый. Олы дәрәҗә - ул бит әле җаваплылык та өсти. Шул исемне аклап, безнең йөзгә кызыллык китерми яшәсен. Бу исемне безнең гаилә өчен Аллаһы Тәгалә бүләге дип кабул иттек, - диде сүзен башлап гаилә башлыгы.
Рәхмәтулла абый һәм Миңзилә апа Ибәтуллиннар моннан 50 ел элек кавышып, биш балага гомер бүләк иткәннәр. Аларны үз үрнәкләрендә тырыш, акыллы, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Рамил Ибәтуллин исә гаиләдә олы бала.
-Кечкенәдән тыныч, максатчан булды. Сеңел-энеләре дә аның үрнәгендә үсте. Бик яхшы укыды, гел “5”леләр алып кайта иде. Спортка тартылды. Туганнарын тезеп куеп хәрби уеннар уйнатты. Беренче бала булгач, бөтен эш тә аңа эләкте. Әтисе эштән кайтып кермәде. Йорт тирәсендәге хезмәтләр балаларга йөкләнде. Чөгендер эшләгән вакытларын хәзер дә еш искә ала әле. Үзәгенә үтеп калган, күрәсең, - ди Миңзилә апа.
Рамил Ибәтуллин 1994 елда Чирмешән мәктәбен тәмамлый. Аннан хәрби юлны сайлый. Казан югары хәрби танк училищесында кызыл дипломга тәмамлый. Фрунзе исемендәге гомуми Хәрби академиядә һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы академиясендә белем ала.
-Хезмәтен Оренбург өлкәсендә башлады. Төрле җирләрдә эшләде, вакыйгаларда катнашты. Гади генә дәрәҗәдән үз тырышлыгы белән күтәрелде. Ләкин, ничә яшьтә булса да, нинди генә дәрәҗәләр һәм вазифалар биләсә дә, иң беренче чиратта безнең өчен бала ул. Төнлә уянып китсәм дә, иртән аякка бассам да, балаларыма изге теләктә һәм догада яшим. Өсләрендә зур җаваплылык. Дөньяларыбыз тынычлансын да, газизләребез исән-сау булсын. Бала – бәгырь ите, диләр. Менә бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта бит. Балаларымның да һәркайсы - йөрәк түремдә, - ди Миңзилә апа Аналарча сабырлык белән.
Сүзгә Рәхмәтулла абый кушыла:
-Балаларыбыз әти-әни дип өзелеп тора. Хөрмәт, кайгырту тоеп яшибез. Рамилебез таләпчән булса да, ул бик гади. Өйгә дә кырда эшләгән кеше кебек кайтып керә. Беркайчан да, мин шундый эштә дип масайганы юк. Ял итәргә барам, дими, ашкынып авылга кайта. Әнисе пешергән өчпочмак, пилмәннәрне мактый-мактый ашый. Хәрби юлга басты, хыялын тормышка ашырды. Инде киләчәге дә якты булсын, - ди ул.
Ибәтуллиннар уллары Россия Герое исеме алган көннән бирле бик күп котлаулар кабул иткән. Туганнары, якыннары, авылдашлары, белгән һәм бер белмәгән кешеләр дә аларның шатлыгын бүлешкән. Әле дә шалтыратулар дәвам итә. Шундый батыр, максатларына юл ярып баручы, туган ягын яратып, Кече Ватаны белән горурланып, аралашып, ярдәм итеп яшәүче ул үстергән әти-әнигә рәхмәт сүзләрен дә еш ишетергә туры килә.
-Әле бүләкләнгәндә Мәскәүгә кайтты. Видеоэлемтә аша сөйләштек. Мәктәп елларын да искә алдык. Горурланабыз да, яратабыз да, - ди Миңзилә апа.
Авылда Ибәтуллиннар гаиләсен, аларның балаларын үрнәк итеп куялар. Кызлары Резедә, уллары Рөстәм, Камил һәрчак кайтып йөри, булыша, үз тырышлыклары белән көн күрә. Бар да гаилә һәм әти-әни җанлы алар. Кызганыч, гаилә бала хәсрәтен дә кичергән. Яшьлек хыяллары белән янып йөргән бер улларын фаҗигале төстә югалта алар. Бу чаклар өлкәннәрнең йөрәгендә тирән яра калдырган. Бүгенге көндә оныклар сөеп, киленнәрен үз кызлары кебек якын итеп, матур гына гомер кичерәләр.
Хәрби улларының тормыш иптәше Зөлфия һәм 2 балалары да гел кайтып йөри.
-Миңзилә апа һәм Рәхмәтулла абый янына килеп керәсе дә рәхәт. Тыныч гаиләдә, тыйнак мохиттә үскән балалар нинди булсын инде?! Рамил дә бар кеше белән аралаша, шундый гади, итагатьле ул. Нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсә дә гади авыл улы, безнең Рамилебез булып калды. Башка балалары да авылга булышып яши, - диде клуб мөдире Сания апа Вафина.
Өйдә ир белән хатынның бер-берсенә хөрмәте дә зур. Менә шушы аңлашу аларны тулы гаилә бәхетенә алып килгән.
-Тормыш иткән чакта агы да, карасы да була. Бер-береңә юл куярга кирәк. Тавыш-гауга күтәреп яшәмәдек. Гомере буе хезмәттә идек. Миңзилә апагыз миңа акыллы хатын, балаларны күз карашы белән тыңлата торган үрнәк Ана булды, - дип Рәхмәтулла абый.
Миңзилә апа да тормыш иптәшеннән уңдым дип саный.
-Авылда акыл буенча беренче кеше ул. Бар гомере хезмәттә узды. Булсын дип эшләде. Балаларым да, шөкер, иремә ошаган, - ди.
Рәхмәтулла абый озак еллар ындыр табагы мөдире, тегермәнче булып хезмәт итә. Гомере буе гаиләсе өчен янып-көеп, тату тормышның кадерен белеп яшәүче Ил агасы ул. Миңзилә апа колхозда эшли, күп еллар сыер сава. Гаилә учагының җылысын саклап, күңел матурлыгын барысына да җиткереп яши
-Хәзерге көнгәчә әти-әниле булып яшәү - чиксез бәхет. Нинди генә авыр заманнар булмасын, алар безне кеше итү өчен көчләрен кызганмадылар. Хәзер дә үзләренең киңәшләре, үтемле сүзләре белән безне кайгыртып торалар, кешеләргә әйбәт булыгыз дип киңәшләрен бирәләр, - ди кызлары Резедә.
Рәхмәтулла абый һәм Миңзилә апа икесе дә дин юлында. Көннәре изге дога белән үтә. Рәхмәтулла абый мәчеткә йөри. Әти-әни догасы һәм фатыйхасы, рәхмәте балаларның да юлларын уң итә.
Апас районының Багыш авылы егете Рамил Ибәтуллин әлегә кадәр Батырлык ордены, II дәрәҗә“Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” ордены, Суворов медале, шулай ук Россия Федерациясе Оборона министрлыгы бүләкләренә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев