Кайгылы хәбәр
Тутай авылында яшәүче Ленинград камалышының тере шаһиты Гыйззәтуллина Галия Сафиулла кызы мәңгелеккә арабыздан китте. Әле 9 май – Җиңү көне уңаеннан гына күрешкән, озаклап хатирәләр яңарткан, хәл-әхвәлләрен белешкән идек. Кызганыч, соңгы очрашуыбыз булган.
Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. Бу хакта гел күз яшьләре белән сөйләде.
–Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды, - дип искә ала иде ветеран.
Галия Сафиулла кызы гомер буе колхозда хезмәт куйган, бозаулар караган, сыер сауган, гектар-гектар чөгендер эшкәрткән.
Галия апа тормыш иптәше Фарук абый белән 55 ел гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстергән. Соңгы вакытта кызы Гөлнара тәрбиясендә, барлык балаларының хөрмәтен, кайгыртуын тоеп гомер итте. Безнең өчен, яшь буын өчен дә ул киңәшче, үткәннәрнең тере тарихы булды.
Гыйззәтуллина Галия Сафиулла кызы киң күңелле, зирәк акыллы, тырыш райондашыбыз, күпне күргән буын баласы, хөрмәтле ветеран булып хәтерләребездә озак сакланыр.
Галия Сафиулла кызының балаларының, оныкларының, якыннарының тирән югалту кайгысын уртаклашам.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев