Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Карамасар авылында төзекләндерүдән соң “Югары Инеш” чишмәсе ачылды

Элек-электән кешеләр тормыш башлар өчен сулы, күлле урыннарны сайлаганнар. Карамасар авылы да элек-электән чишмәле авыл булган.

  “Авылыбызның иң олы кешесе, ак бабай Гыйлаҗ абый Миңнуллин әйтүе буенча, шушы Югары инеш һәм Түбән очтагы көмеш сулы Казанбай чишмәсе, авыл барлыкка килгәннән бирле булган. Ә Урта инешне 1941 нче елда Хәйрулла, Дәүләтша, Гыйниятулла абыйлар ачкан”, - дип тарихка күз салды авылның китапханәчесе Альбина Бәширова.
Чыннан да чишмә авыл өчен чын мәгънәсендә яшәү чыганагы булган. Авыл халкы чишмәдән су гына эчмәгән, керләр чайкау, каз-үрдәк юу эшләрен дә чишмә улакларында башкарганнар.
  “Югары инештән торба сузып, ул торба су башнясына тоташтырыла. Шул башня суы терлек фермасына китә иде”, - дип искә ала өлкән буын. Шушы Югары инеш чишмәсен төзекләндерү эшләре барган вакытта тагын ике чишмә табылган.
Чишмә ачылу чарасын район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл имамы Ибраһим Хәмидуллин, олы Бакырчы имамы Шәүкәт Гайнетдиновлар Изге дога белән башлап җибәрделәр.
  “Алаһы Тәгалә бер сүрәдә әйтә: мин сезгә яшәү һәм тормыш итәр өчен күпме байлык бирдем, шуларның кайсысына каршы киләсез, ди. Бүгенге бәйрәмдә шушы Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтен халыкка хәләл итеп куллануга биргән кешеләр җыелган. Халыкны җитәкләп, әйдәп йөрүче дә кирәк. Шушы олы җанлы кешеләргә рәхмәт әйтәбез. Мондагы әйдәп йөрүчесенә дә, хезмәте белән яисә сүз белән генә булса да һәрбер авыл кешесенең, читтә яшәүче авылдашларының ярдәме тигән. Шушы нигъмәтне, матурлыкны сакларга да кирәк”, - диде Мирхәт хәзрәт.
  Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев карамасарлыларны чишмә ачылу бәйрәме белән котлады. Оештыручыларны һәм хезмәт иткән гаиләләрне, волонтерларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
  “Карамасар авылының әлеге чишмәләре булса да, алар төзекләндерүне, чистартуны сорап торалар иде. Һәр чишмәнең башы һәм чыганагы булган кебек, һәр эшнең дә башлап йөрүчесе, төп оештыручысы була. Шушы изге эшне башлап, оештыручы гына түгел, һәр көнне диярлек шунда иң авыр хезмәтләрне башкарган, иң күп көч сарыф иткән Раилә Салавиевага олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Раилә ханыма һәрвакытта авылның волонтерлары булыштылар. Авыл халкы, әлеге авылдан чыккан читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән менә шундый матурлык барлыкка килде”, - диде авыл җирлеге башлыгы.
  Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Карамасар авылы халкын район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
“ Хөрмәтле Карамасар авылы халкы! Раилә ханым һәм аның командасы, гомумән барлык авыл халкы изге эш башкардыгыз. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән барыгызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, чишмә суыннан авыз итәргә язсын!”,- дигән теләкләрен ирештерде Рөстәм Мингазиев.
  Чыннан да көчле рухлы, максатчан, ару белмәс Раилә ханым Салавиева дүрт ел эчендә авылдашлары ярдәме белән бик зур эш башкарып чыккан.
“Үзем авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә чишмәләрне чистарту эшенә берничә тапкыр талпынып карасам да ул хыялым булып калды. Лаеклы ялга чыккач “Чиста экология” дигән коммерцияле оешма булдырдым. Безнең җирлектә әбиләр 85-95 яшькә кадәр яшиләр, бу әлбәттә, суның сыйфаты белән бәйле дип уйлыйм. Ибраһим хәзрәт белән киңәштек тә бергә эшли башладык. Авыл халкы күтәреп алды. Чишмә суының агып торуы, челтерәве җанга дәва бирә. Шушы матурлыкны бергәләп саклыйк!”, - диде Раилә ханым.
Ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар чишмәгә килеп яшьлекләрен искә алдылар.
  “Мин бу чишмәне кечкенәдән Әнкәй чишмәсе дип йөрим. Әнкәйләр шушы чишмәдән су ташып 17 төп алмагачны үстергәннәр. Сәламәтлек белән яшәргә язсын, илкөннәребез тыныч булсын”, - дип теләкләрен ирештерде Фирдәүсә апа Хәйруллина.
Фирдәүсә апа шигырь дә язып килгән иде.


Чишмә


Күңел кошым сиңа талпына
Тагын килдек, чишмә яныңа.
Тамчыларың һаман серләшә
Безне ташлама,- дип эндәшә.


Сусаганда, ятып ярларыңа
Кемнәр генә суың эчмәгән.
Ә үзең агып чыгасың бит
Уч төбедәй, нәни чокырдан.


Шушы чишмә суы кебек
Күңелләребез саф,                                                                                                                                                                                                                                                                                        гомерләребез озын,                                                                                                                                                                                                                                                                               Ил-көннәребез тыныч
Сәламәтлекләребез нык булсын!


Карамасар халкы өлкәннәр ункөнлеге һәм укытучылар көне уңаеннан эчтәлекле концерт карадылар. Соңыннан авыл мәчетенә Мәүлет ашына җыелдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев