Каратунда яшәүче Илдар Шиһабетдинов - районның иң тәҗрибәле шоферларының берсе
Инде менә 38 ел ул руль артында ул.
(3 ноябрь, «Апастово-информ»)
Олы Бакырчы авылында туып-үскән егет мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат юлламасы белән Яшел Үзән шәһәрендә шофер һөнәрен үзләштереп, машина йөртү таныклыгы ала. Аннары ике ел армия сафларында хезмәт итеп, туган авылына, әти-әнисе янына кайта. Каратундагы “Сельхозхимия” оешмасына урнаша. Биредә 10 ел “Урал” машинасында эшли. Берничә ел Каратунның сөт-май заводы җитәкчесен йөртә. Соңгы 14 елда мәктәп автобусын иярли. Һәр көнне балаларны мәктәпләргә алып килеп, исән-имин өйләренә алып кайта ул.
- Кайда гына эшләсәм дә, хезмәтемне җиренә җиткереп башкардым. Шофер кеше өчен иң мөһиме – тырышлык, сабырлык, түземлек, җитәкчеләрнең сүзен тыңларга, киңәшләренә таянырга кирәк, - ди ул.
Бүгенге көндә Илдар Шиһабетдинов Апас автотранспорт предприятиясендә хезмәт итә. Апас-Азбаба маршрутында халыкны йөртә. Аның эш көне таң белән башлана.
- Һәр көнне эшкә күтәренке кәеф белән барам. Пассажирларны да елмаем каршы алам. Юлда йөргәндә бер-береңне аңлау, юл кую кирәк. Юл шаяруларны, хаталарны кичерми, - ди Илдар Шиһабетдинов.
Хезмәте катлаулы да, җаваплы да аның. Ул - үз эшенең чын остасы, хөрмәткә лаек машина йөртүче. Кайда гына эшләсә дә һөнәрен яхшы белүче, төгәл үтәүче итеп таныта, кешеләргә игелекле мөнәсәбәте, изге эш-гамәлләре белән ярдәм итә, бик күп рәхмәт сүзләре дә ишетә.
- Илдар Кильдураз мәктәбендә укучы балаларны да йөртте. Ул һәрвакыт төгәл булды. Балалар белән назлап кына сөйләште. Укучылар да аны үз итте, - ди Кильдураз мәктәбе укытучысы Фәния Садыйкова.
Илдар Шиһабетдинов иярләгән автобуска утырып йөрүчеләр дә бик канәгать.
- Илдар абыйны күптән беләм. Ул бик оста машина йөртүче. Автобуслар йөреп торсын. Халык өчен бик уңайлы, - ди Фәнис Шәрәфетдинов.
Илдар Шиһабетдинов районда хезмәт алдынгысы булып да танылган. Җитәкчелек һәрдаим аның хезмәтен күрә һәм югары бәяли. Эшләү дәверендә ул бик күп грамоталарга, рәхмәт хатларына, премияләргә ия булган. Күп бүләкләр дә алган. Сабан туенда ике ел “Иң яхшы шофер” дигән мактаулы исемгә ия булган. Илдар Шиһабетдинов үрнәк гаилә башлыгы һәм әти. Аның гаиләсе бик күп изге эшләрдә катнаша. Туган авылы Олы Бакырчыда дини чаралар, бәйрәмнәр бу гаилә иганәчелегендә үтә. Алар ярдәме белән дини мәҗлесләрдә мул табыннар оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев