Каратуннан Суфия апа Тахаутдинова кабак әби ясаган
Кабак бәйгесендә иң үзенчәлекле дип табылды.
“Авыл группасыннан кабак бәйгесе була дигән хәбәрне укыдым да бик теләп катнашырга булдым. Бакчамда үскән кабаклардан гаилә елына карата кабак әбисе ясадым. Дустым Эльмираның кайнанасы Майтап әби озын гомер кичерде. Аңа атап корбан чалганнар иде, шунда сәдакага яулык тараттылыр. Менә шул яулыкны бәйләттем. Мәгънәсе: бу яулыкны бәйләгән кабак безгә сәламәтлек, озын гомер, кадер-хөрмәт алып килсен. Аның балалары кебек балаларыбыз тырыш, эшчән, әниләрне хөрмәтли торган булсыннар. Янындагы ташкабаклар, балаларыбыз терәк булып торсыннар дигәнне аңлата. Шундый бәйрәмнәр бик күңелле үтә. Икенче кабак бәйрәмнәрен дә исәнлектә, сәламәтлектә күрергә язсын, ил-көннәребез тыныч булсын!” - диде Суфия апа.Шигырен дә язып куйган.
Бакчаларда тәгәрәп,
Әй үсәбез бергәләп!
Кыяфәт эре, харап!
Безнең атыбыз – кабак.
Таш сыман нык тышыбыз,
Алтын сары башыбыз.
Зур байлык эчебездә,
Файдалы тешебез дә.
Белә безне һәр кеше,
Тәмле кабак бәлеше.
Рәмзия Габделхакова шигыре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев