Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Кече Болгаер китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төрле күргәзмәләр эшли

Кече Болгаер китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төрле күргәзмәләр эшли.

(30 апрель, “Апастово-информ”).



Батырлар даны – мәңгелек күргәзмәсе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышланган.

“Әлеге күргәзмә Олы Болгаерда туып-үсеп, бүгенге көндә Биектауда яшәсә дә, туган авылы сулышы белән яшәүче Әнсар Галиев һәм “Апас” якташлык җәмгыяте ярдәме белән булдырылды. Махсус хәрби операциядә 16 егетебез Ил иминлеге өчен көрәшә. Аларның фотосурәтләре стендта урын алган. 1 егетебез батырларча һәлак булды. Илнур Закировка багышлап Герой өстәле булдырдык”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

Олы Болгаер җирлегеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча башын салган, хәбәрсез югалган, тыныч тормышка кайтып горур эз калдырга батырларның исеме шулай ук мәңгеләштерелгән. Алар белән яшь буын таныша, китап укучылар тулы мәгълүмат ала.

Олы Болгаер җирлегеннән 486 кеше Бөек Ватан сугышында катнаша. Аларның бары тик 136сы гына әйләнеп кайта.

“Китапханәдә урнашкан хәтер юрганы 136 кешенең исемен үз эченә ала. Шулай ук батырларның фотосурәтләре урнашкан лента да кино кадлары кебек әйләнеп, батырлар турында сөйли”, - ди Гөлүсә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев