Көчле рухы белән барысын да җиңеп чыгып, яшәргә көч тапкан
Борнаш авылында яшәүче Фәридә әби Бикмурзина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(19 август, “Апастово-информ”).
Ул район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин Фәридә әбине тәбрик итеп, хәл-әхвәлен белеште, тормыш хатирәләрен уртаклашты.
Фәридә әби Бикмурзинаның язмышы гыйбрәтле. Мәңгелек хәсрәткә сала торган югалтулар белән дә очрашкан ул. Тормыш иптәшен, 3 баласын вакытсыз югалткан. Олыгайган көнендә авырулары да эзләп тапкан. Ләкин көчле рухы белән барысын да җиңеп чыгып, яшәргә көч тапкан.
Яшем олы дип тормый, гел хәрәкәттә Фәридә әби. Әле бакчасына да чыгып эшләргә тырыша, мул итеп яшелчәсен үстерә, җиләк-җимешен җыеп ала. Йорт тирәсендә дә кайнаша, ашарларына пешерә. Ялгызлыгын да хезмәт һәм хәрәкәт белән җиңәргә тырыша.
Оныклары янына кайтып йөри. Социаль яклау хезмәткәре булыша. Тирә-күршеләре, киленнәре дә хәл белергә килә.
“Олы йортта ни булса, кече йортта шул бар. Гел ниндидер шөгыль табып торам”, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев