Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Лилия Җамалиева: “Авылымның гүзәллеген бөтен дөньяга таныта алуым белән бәхетле”

Урта Балтай мәдәният йортында “Авылым гүзәллеге” халыкара интернет-бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

(7 май, «Апастово-информ»



Шул уңайдан Урта Балтай авылы кунаклар каршы алды. “Татнетны” үстерү фонды җитәкчесе, проект авторы Раил Гатауллин, “Сөембикә” журналыннан Лилия Гәрәева, балалар шагыйрәсе Рәхимә Арслановалар килде. Эчтәлекле, җылы очрашуда Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Тәтеш районнарыннан җиңүчеләр һәм финалистлар катнашты.
Кичәне Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде.
– Хөрмәтле кунаклар сезне үзебезнең җирлегебездә күрүебезгә бик шатбыз. Урта Балтай җирлеге биш авылны үз эченә ала. 800 дән артык кеше яши. Социаль оешмалар эшләп килә, җирлегебез бай һәм төзек. Шулай ук эшчән халык яши. Шул эшчән халыклар арасында берсе, бүгенге матур чараның хуҗасы Лилия Хәйдәр кызы шушы проектта катнашып җиңү яулады. Без аның белән горурланабыз. Мәдәният йорты эшчәнлеген дә, волонтерлык эшен дә төгәл алып бара ул. Районда беренчеләрдән булып окоп шәмнәре ясау эшен башлап җибәрде. Махсус хәрби операция зонасыннан рәхмәт сүзләре генә килеп тора. Авыл халкы белән аңлашып, киңәшеп москит челтәрләр дә үрәләр. Киләчәктә дә уңышлар телибез, - диде ул.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев очрашуда катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән кайнар сәламләде. – Хөрмәтле кунаклар, райондашлар! Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләргә рөхсәт итегез. Без бүген бик күркәм чарага җыелдык. Мәдәният өлкәсенең иң актив кызлары проектта катнашып, туган авылларының тарихын, гүзәллеген, күренекле кешеләрен күрсәтеп җиңү яулаганнар. Мин үзем Иске Йомралы авылында туып-үстем, шунда төпләнеп калдым. Туган авылымның төзек һәм матур булуы белән горурланам. Киләчәктә үзем дә әлеге проектта катнашып авылымның гүзәллеген күрсәтәчәкмен, - диде ул.
Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, проектның авторы Раил Гатауллин марафонда катнашучыларга, район җитәкчелегенә һәм тамашачыларга рәхмәтен ирештерде. Җиңүче һәм финалистларга Дипломнар, бүләкләр тапшырды.
– “Авылым гүзәллеге” проектына 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе гранты нигезендә интернет челтәрләрендә нигез салынды. Татар телен саклау, мәдәниятен үстерү, шәхесләрен камилләштерү эшләре нигездә татар авыллары ярдәме белән башкарыла. Шуңа да авылларга игътибар бирергә кирәк, чөнки авылларның проблемалары да, күрсәтерлек яңалыклары да бар. Алга киткән, үрнәк булырдай авылларны башкаларга да күрсәтергә кирәк. Әлеге марафоннар ел саен уздырыла, Россиянең төрле төбәкләреннән туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган бик күп кешеләр катнаша. Менә шушы мәгълүматлар югалмасын өчен татар авылларына багышланган сайт булдырырга дигән уйга килдек. Без бирегә тикмәгә генә килмәдек. Урта Балтай авылыннан катнашучыбыз Лилия Җамалиева җиңүче булды, тирә-күрше районнардан да катнашучылар, авыл халкы белән бергә бүләкләү тантанасы уздырырга булдык. Әлеге проектларыбыз дәвамлы булсын иде. Татар телебез, гореф-гадәтләребез югалмасын иде, - диде ул үз чыгышында.
Урта Балтай мәдәният йорты җитәкчесе, актив волонтер Лилия Җамалиева “Авылым гүзәллеге” марафонының җиңүчесе.
– 2020 нче елда башланса да беренче елында мәдәният йортында төзекләндерү эшләре булу сәбәпле катнаша алмый калдым. Дүрт ел рәттән узган марафонның өчесендә катнаштым. Марафон 21 көн дәвам итте, биремнәрен вакытында үтәп бардым. Авылыбызның тарихы да бик бай, матур урыннары да күп, кул осталарын, тауларны, чишмәләрне, урманнарны күрсәттем, эчтәлекле итеп язарга тырыштым. Авылыбызда “Минһаҗ хәзрәт” мәчете бар. Мәдәният йортыбыз төзекләндерүдән соң бик матурланды, шифаханәбез бар, мәктәбебезнең матурлыгын күрсәттем. Бездән соң килгән буын һәрберсен белсен дип, авылыбызның һөнәрчеләре югалмасын өчен, үзем үскәндәгеләрне, хәзергеләрен өстәп барам. Биремнәрне язучылар, шагыйрьләр, журналистлар кушылган эксперт төркем тикшереп бәя бирделәр. Җиңүче булырга да насыйп булды. Авылыбыз гүзәллеген дөньяга таныта алуым белән үземне бәхетле саныйм. Һәрберегезгә олы рәхмәтем!, - диде Лилия ханым.

Әҗем авылы клубы мөдире Нурания Зәйнуллина финалист Дипомына ия булды.
– Яшьтән журналист буласым килгән иде. Хикәяләр, шигырьләр язарга яратам. Кешеләрнең марафонда катнашканнарына кызыгып карый идем. Язмаларны кызыгып укып бара башладым. Минем дә язасы килү теләге уянды. “Авылым гүзәллеге” марафонын күреп алдым. Ниһаять, үземә дә катнашырга туры килде. Авылымның тарихи урыннары, шәхесләре, уңган кешеләре һәм башка бүлекләрдән тора иде. Барысын да эшләп, язып бардым. Туган авылым Әҗем миңа бик якын. Әти-әниләребез, тормыш иптәшем дә шушы авылдан. Шуңа да авылның үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә бик кызыксындыра, борчый. Авылларның бетеп баруы бигрәк тә аяныч. Аның чишмәләре, коеларының хәле турында яздым. Бик кызыксынып укып бардылар. Рәхмәт искә төшергән өчен дигән күп комментарийлар яздылар. Күңел күтәрелеп китте. Эзләнеп, кечкенәдән ишеткәннәрне яздым. Авылны югалтасы килми, данлыклы кешеләрне күрсәтәсе килә. Барысын да барлау кызыклы булды. Туган авыллары турында язучылар күп булсын иде, - диде Нурания ханым.
Очрашу кичәсе авылдашларының моңлы җырлары, эчтәлекле шигырьләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев