Лилия Зәйнуллина 37 елдан бирле районның финанс өлкәсендә хезмәт итә.
(9 сентябрь, “Апастово-информ”).
8 сентябрьдә районның финанс өлкәсендә хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан җаваплы һөнәр ияләренә котлау сүзләре юлланды, хөрмәтләү чаралары узды.
Районның территориаль казначылык җитәкчесе Гөлнара Садыйкова һәм аның урынбасары Лилия Зәйнуллина Казанда узган тантаналы бәйрәм чарасында катнашты. Чарада территориаль казначылык җитәкчесе урынбасары Лилия Зәйнуллинаның намуслы хезмәте билгеләп үтелде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Лилия Зәйнуллина 37 елдан бирле финанс өлкәсендә хезмәт куя. 24 ел дәвамында районның территориаль казначылык бүлегендә эшли. Хезмәтен зур төгәллек һәм җаваплылык белән башкаручы Лилия Зәйнуллина хезмәттәшләре арасында хөрмәт яулаган.
“Лилия Зәйнуллина үз бурычларын төгәл һәм җиренә җиткереп башкаручы, тирән белемле, тәҗрибәле белгеч. Аның исәп-хисаплары һәрвакыт төгәл. Ул үз эшенең остасы да, коллективта бик кешелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы киңәшче. Бер сүздән аңлашып эшлибез. Тормышта да киң күңелле, мөлаем тормыш иптәше, акыллы, чибәр ир-егетләр үстерүче әни ул, - ди җитәкче Гөлнара Садыйкова.
Нет комментариев