Мәликә Нәбиуллина: “Үзенчәлеклелек – уңышның төп сере”
Дәүләки мәктәбеннән Мәликә Нәбиуллинаның шөгыльләрен санап та бетерерлек түгел.
Сәйләннән йөзекләр, колье һәм беләзекләр дә үрә, хәтфә җептән бәйләү белән дә мавыга. Һәр эшенә тырышлыгын һәм күңел җылысын сала.
“Әнием бик оста итеп бәйли белә. Шушы һөнәргә мине дә ул өйрәтте. Гади генә җепләрдән нинди матур бәйләмнәр килеп чыкканын күреп, мин дә рухланып киттем. Хәзер бәйләү - минем иң яраткан шөгылем. Башта курчакларыма төрле киемнәр бәйләдем, хәзер баш киемнәре дә, свитерлар да, кардиганнар да бәйлим. Бу эшнең бернинди дә авырлыгы юк. Бары теләк кенә кирәк. Әле күптән түгел генә амигурими ысулы белән йомшак уенчыклар бәйли башладым. Минем эшләрем уникаль да, кабатланмас та булырга тиеш. Үзенчәлеклелек – уңышның төп сере дип саныйм. Киләчәктә кием дизайнеры булырга хыялланам”, - дип сөйли Мәликә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев