Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

«Мин әнигә охшаган» бәйгесенә Ләйсән Сөнгатуллинадан:

Безнең әниебез Шакирова Мөкәррәмә Җаббар кызы. Апас районы Көлкәш авылында яши.

(26 ноябрь, «Апастово-информ»)



Әниебез безнең бар яктан да уңган, булган, акыллы, киң күңелле, кунакчыл, сабыр кеше, без әниебездән үрнәк алабыз, бик яратабыз. Әнинең барлык гүзәл сыйфатлары безгә күчкән. Без әнинең яшьлектәге чагылышы. Әниебез булуың белән безне озак еллар сөендереп торсаң идее.

Әни, әннә, Әнкәй диеп
Ачылган безнең телләр,
Һәр кешегә гомер бирә,
Изге җаннар-Әниләр.

Кем бар тагын җир йөзендә
Әнидән кадерлерәк?
Баланың да, олының да
Әни дип тибә йөрәк.

Сезнең белән без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
Иң-иң яхшы теләкләрне
Чын күңелдән телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев