«Миргасыйм» мәчете имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт Әминов: «Махсус хәрби операция - һәрбарчабызга да килгән олы сынау»
Махсус операция... бу сүз беркемгә дә яңа түгел.. тик аңа безнең карашыбыз нинди булырга тиеш? Моның турында Апасның «Миргасыйм» мәчете имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт Әминов белән фикерләшеп алдык.
(23 октябрь, «Апастово-информ»)
"Махсус хәрби операция - һәрбарчабызга да килгән олы сынау. Илебезнең иминлеген саклаучыларга ярдәм итү, аларга кирәк-яракларны барлау, шулай ук янәшәбездә булган, авыр хәлдә калган райондашларыбызга, кардәшләребезгә ярдәм итү һәрберебезнең дә олуг бурычы. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен мәхәлләбез исеменнән хәрби операциядә кулланыла торган массеткалар ясау өчен һәм Кильдуразда ятим калган балалар гаиләсенә дә матди ярдәм күрсәттек. Аллаһ Тәгалә кабул кылсын! Тизрәк сугышлар тукталсын, заманалар тынычлансын иде дигән теләктә калабыз!"
#Апас
#Апастово
#новостимухтасибата
#мөхтәсибәтхәбәрләре
#волонтер #мәчет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев