Мөршидә әби Җиһангирова: “1,5 яшьлек баламны тартып эшкә йөргән көннәр дә бар иде “
Мөршидә әби Җиһангирова Дүртиле авылында туып-үскән. Язмышы аны гомерлеккә Олы Болгаер авылы белән бәйләгән.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
Мөршидә әбигә бик яшьли хезмәт арбасына җигелергә туры килгән. Сугыш чоры баласы буларак, тормышта күпне күргән, авырлыклар белән сыналган ул.
“Без эшләгәннәрне болай гына сөйләп бетерә торган түгел, хезмәтнең төрлесе эләкте. 7 классны тәмамлаганнан соң, сменалы эшкә чыктык. Үгез дә җигеп эшләргә туры килде. Умартачылыкта, яшелчә бригадасында, кыр хезмәтендә эшләдем. Фермада да озак еллар хезмәт иттем. 1,5 яшьлек баламны тартып эшкә йөргән көннәр дә бар иде”, – дип сөйли әби.
Мөршидә әби 6 балага гомер бүләк итеп, аларны үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбияләп үстергәннәр.
Кызганыч, Мөршидә әбигә 2 баласын, күп кенә туганнарын да югалтырга туры килгән. Үзенең сабырлыгы белән ул әлеге ачы кайгыларны да җиңә алган. Бүген ул улы Рафыйкъ, килене Миләүшә тәрбиясендә олы хасияттә һәм кадердә яши. Өйләренең ишеге ябылып тормый. Балалары, онык-оныкчыклары атна саен кайтып, бер йодрык булып, дус-тату гомер итә алар.
Олы Болгаерда яшәүче Мөршидә әби Җиһангирова 95 яшьлек олы юбилеен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина акъәбине тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев