Морзалар авылы китапханәсендә коры җиләк-җимешләр төргәкләгәннәр
Китапханәдә махсус хәрби операция башланган көннән бирле волонтерлар төркеме эшли.
(16 февраль, “Апастово-информ”).
“Нинди эшкә тотынсак та, авылдашларыбыз бердәм булып һәм бик теләп ярдәм итәргә генә торалар. Өй токмачлары, шифалы чәйләр әзерлибез, дронга каршы сеткалар үрәбез. “Районнан егетләребез янына баралар”, - дигәч, безгә барлык җирлек халкы да кушылды. Шифалы үләннәр, чәйләр, кипкән җиләк-җимешләр, каклар китерделәр. Без аларны төрлесеннән махсус пакетларга тутырдык. Тиз арада 155 пачка чәй (һәрберсендә 30ар пакетик), 168 упаковка сухофрукт, 22 дронга каршы сетка әзерләп тапшырдык. Барлык ярдәме тигән кешеләргә: әйберләре белән бүлешүчеләргә, китапханәгә йөреп әзерләргә булышучыларга, юмарт, ярдәмчел, изге күңелле булганнары өчен зур рәхмәт! Тиздән барып ирешер дип өметләнеп калабыз! Әлегә кадәр җибәргән чәйләребез инде барып та җитте, егетләребезнең әниләре рәхмәтләрен ирештерделәр! Илләребездә тынычлык урнашсын, егетләребез сәламәт, исән-сау кайтып, киләчәктә дә барыбыз бергә, бердәм булып, тынычлыкта, муллыкта, бәрәкәтле тормышларда яшәргә язсын!” - ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев