Насыйховлар гаиләсе “Тарихта без эзлебез” бәйгесендә район данын яклады
Олы Әтнә авылында “Тарихта без эзлебез” (“Эхо веков в истории семьи”) республика бәйгесенең зона этабы узды.
Әлеге бәйгедә районыбыз данын муниципаль этап җиңүчеләре - Насыйховлар гаиләсе яклады. Алар үзләренең нәсел тарихы турында сөйләде, шәҗәрәләрен тәкъдим итте, буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гаилә традицияләре белән уртаклашты.
Насыйховлар чыгышы эчтәлекле, тәэсирле һәм истә калырлык булды.
Бәйге йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова гаиләгә истәлекле бүләкләр һәм катнашучы сертификаты тапшырды.
“Районыбызның талантлы гаиләләре белән горурланабыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез”, - дип бу хакта хәбәр итте Апас районы буенча архив секторы мөдире Алсу Идиятова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев