Нурия Шакирова – батыр ул үстергән Ана
Нурия апа Шакирова ике ир балага гомер бүләк иткән Ана.
(5 ноябрь, «Апастово-информ»)
Бүгенге көндә аның кече улы Илшат Ил иминлеге сагында. Ул мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә чакырылган.
Нурия апа шат күңелле, аралашучан булса да, моңсуланган чаклары да күп була. Яшьлек дусты гармунын да соңгы вакытта сирәгрәк кулына ала. Күз яшьләренең бите буйлап тәгәрәп төшүеннән курка ул. Читтә йөргән газизе бик сагындыра. Минут саен балаларына хәерле гомерләр теләп яши ул.
Төзелеш буенча диплом алса да, гомер буе фермада эшли ул. Гомере буе сыер савучы булып эшли. 20 яшендә сөтлебикәләр янына килгән кыз, 35 ел эшләп, шуннан пенсиягә чыга. Гектар-гектар чөгендерен эшкәртә. Йортның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә дә, улларын тәрбияләргә дә өлгерә.
Тәмле куллы хуҗабикә дә ул Нурия апа. Тәмле итеп камыр ризыклары пешерә. Кич җитү белән камыр куя, токмач баса. Бу шөгыльләр аңа онытылып торыр өчен ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев