Өч балам да - Аллаһ бүләге
“Һәр баламны тәүге тапкыр кулыма алганда, шатлыклы яшьләремне тыя алмыйча, еладым да еладым, кат-кат рәхмәтләр укып, тигезлектә, сау-сәламәт үстерергә насыйп итүен сорап, Ходаема ялвардым”, - дип искә ала Апастан Люция Хәсәнова Ана булу мизгелләрен.
Бүгенге көндә ул өч ир баласына назлы, кайгыртучан әни, тормыш иптәше Русланга сөекле хатын. Улларын тәүфыйклы, әдәпле, инсафлы итеп тәрбияләү өчен көчен дә, сабырлыгын да кызганмый.
-Еш кына өч баланы, аеруча игезәкләрне үстерү авыр түгелме, дип сорыйлар. Бер кыенлыгын да сизмим. Киресенчә, алар өчесе дә бер-берсенә иптәш кенә. Олысы энекәшләрен һәрчак кайгыртып, алар өчен борчылып торса, игезәкләре “абый” диеп яратып дәшәләр. Аллага шөкер - таянырга, булышырга - дәү әти, дәү әниебез дә бар. Алар да безгә зур терәк. Күмәкләшеп, сау-сәламәт балалар үстерү - җиңел дә, олы бәхет тә!, - ди Люция.
Апас кызы Люция Апас егете Руслан белән моннан 30 ел элек тормыш кора. Улларының һәрберсе дә - зарыгып, көтеп алынган балалар. Бар хыялы да - бер-берсе өчен өзелеп торучы күп бала алып кайту һәм аларны тигезлектә, тулы гаиләдә үстерү була. Һәм хыялы тормышка аша.
-Олы улыбыз Радмирга 15 яшь, 9нчы сыйныфта белем ала. Солтан белән Рамзанга декабрь аенда 9 тула, алары өченче сыйныфта укыйлар. Өчесе өч төрле холыклы булсалар да, аларны уртак сыйфат берләштерә. Ул да булса - мәрхәмәт. Радмир бик ярдәмчел, кешелекле, дуслары да күп аның. Үзе шаян телле, йомшак күңелле дә ул. Эшне беркайчан да бүлми. Миңа да, әтисенә дә һәрчак ярдәм итәргә ашкынып тора. Савыт- саба, идән юуу дисеңме, бакча эшләреме - барысына да өлгерә. Шөгыльләре дә җитәрлек, бик яратып кашпо үрә, спортны да үз итә. Рамзан исә тыныч күңелле, дөреслекне ярата, ялганны бөтенләй өнәми. Мәктәптә дә яхшы укый, бик кызыксынучан бала, укытучылары да гел мактыйлар үзен. Солтаныбыз - безнең кояшыбыз. Гел елмаеп кына тора, иң шугы, иң шаяны да ул, эшкә дә батыр үзе. Игезәкләрем бию түгәрәгенә дә йөриләр. Рамзаныбыз - баянда да уйный, вокал дәресләрен дә ала, - дип һәрберсе турында горурланып сөйли Люция.
Хәсәновлар - дус, тату, бердәм гаилә. Мәктәп тормышында да теләп катнашалар, сәяхәтләргә, музейларга йөрергә яраталар, тарих белән кызыксыналар.
Люция Хәсәнова үзе җәмәгать судында канцелярия мөдире булып эшли. Гаиләсендә дә, хезмәтендә дә өлгерлеге, җаваплылыгы белән сокландыра. Ачык йөзле, тыйнак, сабыр да ул. Шигырьләр укырга ярата, хыялый, нечкә күңелле булуы белән аерылып тора. Балаларын да үз үрнәгендә тәрбияли. Олыларга хөрмәт белән карарага, кечеләрне кыерсытмаска, туганлык, нәсел җепләрен нык тотып, гореф-гадәтләрне саклап яшәргә өйрәтә.
Апас якташлык җәмгыяте оештырган “Нәселем шәҗәрәсе - Апас районы тарихында” республикакүләм бәйгедә Хәсәновлар буын агачын тәкъдим итеп лауреат исеменә лаек булганнар. Ике ай дәвамында барган “Эковесна” конкурсында катнашып, сертификат белән бүләкләнгәннәр. Мәктәп үткәргән конкурслардан да читтә калмыйлар алар.
-Әтиебез - гаиләбезне туендыручы, тормышны алып баручы булса, мин улларыма - сердәшче дә, киңәшче дә, иң якын дус та. Шатлыкларын да, борчуларын да алар иң элек миңа сөйлиләр. Балаларыбызны аякка бастыру, аларның киләчәге матур һәм якты булсын өчен бар көчебезне, бар тырышлыгыбызны куябыз. Алар да безнең өметне акласыннар иде, - дип тели Ана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев