Олы Бакырчыда бүләк җыю йоласы матур мизгелләргә бай булды
Олы Бакырчыда бизәлгән ат белән Сабан туена бүләкләр җыйдылар.
(30 май, “Апастово-информ”).
Халкыбыз гореф-гадәтләрне, йолаларны, җыр-биюләрне, уен-бәйгеләрне үз эченә алган, күпьеллык тарихы булган Сабан туен бәйрәм итә. Чара алдыннан батырларга, җиңүчеләргә бүләкләр җыю – элек-электән килгән матур гадәт.
Әлеге матур йола Олы Бакырчы авылында да үз ямен югалтмый, буыннан-буынга сакланып килә. Быел да ул бик матур һәм күңелле мизгелләргә бай булды.
“Бүләкләрне милли киемнәрдән, урам тутырып бизәлгән ат белән җыйдык. Һәрбер өйгә диярлек кереп, авылдашларны бәйрәм белән котладык. Гармунчыларыбыз да бар иде. Роза Кәлимуллина белән Зөлфия Сабирҗанова сөлге җыючыларны үләннәрдән ясалган витаминлы чәй, кайнар коймаклар белән, мул табын корып каршылады. Авылдашлар бер өстәл артында рәхәтләнеп аралашты, күңел ачты, тәм-томнар белән кунак булды. 92 яшьлек Гөлсинә апа Заһидуллина да Сабан туена дип бүләген алып чыкты. Яшь чакларын искә төшереп, гармун моңнарына кушылып, биеп тә җибәрде”, - дип хәбәр итте авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев