Районда яшь апаслыларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды
14 яше тулган 7 яшь апаслы үз тормышында беренче төп документ – паспорт алды.
(12 декабрь, “Апастово-информ”).
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, Апасның ЗАГС бинасында паспорт тапшыру тантанасы үтте.
Тантаналы чара Русия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Егет-кызларны район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина һәм районның “Алдынгылар” хәрәкәте кураторы Гөлназ Хантимирова сәламләде. Балаларының шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләр дә килде.
“Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга. Паспорт алу Илебезгә карата горурлык хисен тагын да арттырсын, яшәү көче өстәсен! Сез дә туры юлдан тайпылмыйча, Илебезнең, республикабызның, районыбызның лаеклы кешеләре булып яшәгез. Апасыбыз данын еракларга танытып, аның киләчәге өчен хезмәт итегез”, - диде Ринат Гыйльфанов.
Районның “Алдынгылар” хәрәкәте кураторы Гөлназ Хантимирова Илебезнең иң яшь гражданнарын истәлекле көн белән тәбрик итте.
Район миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина паспортның мөһим документ булуы хакында аңлатып, гражданга карата билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Тәбрикләүләр җыр-моңнар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев