Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Районда волонтерларны хөрмәтләделәр

Изге күңелле абыйларга һәм апаларга Халыкара волонтерлар көне уңаеннан ихлас теләкләр юлланды, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(10 декабрь, “Апастово-информ”).



Район хакимияте бинасында волонтерлар хөрмәтенә тантаналы чара узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова олы йөрәкле райондашларның мактаулы хезмәтләрен билгеләп узып, район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләрен җиткереп, уңышлар теләде. Котлауларга район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина кушылды. Районның көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкче Сания Сафиуллинага һәм аның зур командасына олы хөрмәт белдерелде.
Бар эшләрен читкә куеп, ярдәм итәргә ашыккан көмеш волонтерлар – изге күңелле абыйлар, апалар һәм мәдәният хезмәткәрләре район башлыгы Айрат Җиһаншинның, полк командирларының, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллинның, ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллинаның Рәхмәт хатлары һәм шулай ук “Тормышны кадерлибез”, “Бергә хезмәт итәбез” Хәйрия фондларының медальләре белән бүләкләнделәр. Өлкән яшьтәге волонтерлар арасында “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары да бар иде. Аларга күп кенә изге эшләрдә катнашканнары һәм балаларның җәйге ялларын оештыруда ярдәм күрсәтүләре өчен Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләймановның Дипломнары тапшырылды.
“Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Бүгенге көндә районда аларның сафы ишәеп, район буенча ярдәм итәргә ашкынып торучы кешеләрнең саны арта бара. Районда барлыгы 56 волонтерлык үзәкләре оешкан, анда 700 дән артык кеше ярдәм кулы суза.
“Көмеш волонтерлар” район хәрәкәтенең кураторы Сания Сафиуллина белдерүенчә, волонтерлар көче белән барлыгы 5977данә тактик носилка җыелган, 3833данә сумка-янчыклар, 876данә волокуша-носилкалар, 94данә яңгырдан саклаучы плащлар, 769 данә теплоизоляцион одеялолар, 345 маскировка челтәре үрелгән, 1367 данә коры душ әзерләнеп озатылган. Шулай ук хәрби госпитальләрдә дәваланучы яралылар өчен махсус киемнәр дә тегелгән. 2297 данә трусы, 648 данә эчке күлмәк, 90 пар җылы носки, 435 пар яралы аяк өчен махсус носки бәйләнгән. Соңгы вакытта флис тукымадан да тегә махсус өске киемнәр тегә башлаганнар. Барлыгы 18 данә куртка һәм 10 данә чалбарлар тегелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев