Районыбызның актив волонтерлары хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты
Дәүләт Советында “Мәрхәмәт –Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең утырышы узды.
(9 апрель, “Апастово-информ”).
Утырыш меценат һәм хәйрияче көненә багышланган “Игелекле эшләр көче: махсус хәрби операция шартларында Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре” темасы астында узды. Биредә республикада хәйриячелекне һәм волонтерлык хәрәкәтен җәелдерүдә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм иткән бер төркем хатын-кызлар хөрмәтләнде.
Делегация составында районыбызның хатын-кыз депутаты һәм волонтерлары да бар иде. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев