Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Равия әби Нуруллина гаилә җылысын тапты

Чурибураш авылында яшәүче Наил һәм Светлана Сәгъдиевлар өлкән әбине үз тәрбияләренә алган.

(15 октябрь, “Апастово-информ”).


  “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Караучысыз калган өлкән кешеләр өчен “Өлкән кеше өчен кабул итүче гаилә“ проекты эшли. Әлеге проект нигезендә, Равия әби Сәгъдиевлар гаиләсендә тәрбияләнә. Без аны картлар йортыннан кире үзебезнең җирлеккә алып кайттык һәм игътибар үзәгендә тотабыз”, – ди социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина.

  Равия әби Нуруллина озак еллар Мәскәү шәһәрендә яши. Төзелеш тармагында хезмәт итә, җыештыручы да булып эшли. Калада фатирсыз калганнан соң, Иске Әнәлегә кайтып урнаша. Биредәге йортында яшәр өчен шартлар булмау сәбәпле, аны Буадагы картлар йортына урнаштырырга мәҗбүр булалар. Нинди генә якты йөз белән каршы алсалар, ничек кенә тәрбияләсәләр дә, Равия әби бирегә килүе белән килешә алмый. Сагынуга түзә алмый, һаман да Апаска кайту турында хыяллана.


  Бүген әби зур, якты, җылы йортта, гаилә җылысын, үз кызы кебек якын Светлананың кайгыртуын тоеп яши. Бүген ул якыннарыннан күрмәгән игелекне кайгырту һәм ихтирамны читләрдән күрә һәм күз яшьләре аша рәхмәт укый.

  Равия әби өчен аерым бүлмә бирелгән. Табиблар, социаль яклау идарәсе, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәрчак килеп, хәлен белеп торалар икән. Өйдә дә тәрбия зур.

  Светлана Сәгъдиева үзе дә 4 бала Анасы. Социаль хезмәткәр буларак 6 өлкән кешене тәрбияли. Арада урын өстендә ятучылар да бар. Аның олы йөрәгенең җылысы барчасына җитә. Равия апа белән дә социаль хезмәт күрсәткәндә таныша һәм бер-берсенә хөрмәт хисләре шул көннән башлана.
  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина Равия әби Нуруллинаның хәлен белде, яшәү шартлары белән танышты һәм Светлана Сәгъдиевага рәхмәтләрен әйтеп, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев