Разыя әби Нурмөхәммәтова: “Ходай мине озын гомер белән бүләкләгән”
Түбән Балтай авылында гомер итүче Разыя әби Нурмөхәммәтова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.
(23 март, “Апастово-информ”).
Акъәбине район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов тәбрикләп, район башлыгының Котлау хатын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев та истәлекле бүләге белән сөендерде.
Разыя әби тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан. Аның балачагы җиңелләрдән булмый.
- Бик иртә ятим калдым. Башта әти китте, аннары 10 яшем тулгач, әнием дә вафат булды. Туганнарым тәрбиясендә үстем, Аллага шөкер, какмадылар, сукмадылар, үз куеннарына сыендырып, якын итеп, тәрбияләп үстерделәр, - ди ул үзе.
Разыя әби Түбән Балтай авылына тормышка чыккач, колхозда төрле эшләрдә эшли - фермада сарыклар карый, җәйләрен чөгендер кырларында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы сөт җыю эшендә була.
Бүгенге көндә Разыя әби, олы яшьтә булуына карамастан, үз аягында йөри, күзе күрә, колагы ишетә, акылы да зирәк. Һәр көнен изге дога белән башлый. Һәр аткан таңга шөкер итеп яши. Улы Иршат абый белән кызы Резеда апа еш кайтып, хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Әбинең кочагына алып сөярлек өч оныгы да бар.
-Шушы яшемә җитәрмен дип уламаган идем. Ходай мине озын гомер белән бүләкләгән. Аллага шөкер, намуслы хезмәт иттем, һәрчак макталып, данланып тордым. Барысыннан да риза мин, - ди әби үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев