Республика көнендә волонтерларга хөрмәт зурдан булды
Кешеләрең синең, Апасым!

Республика көнендә волонтерларга хөрмәт зурдан булды

“Бергә хезмәт итәбез” хәйрия фонды җитәкчесе Венера Низамова бер төркем райондашларга Рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырды.

(30 август, “Апастово-информ”).



Райондашларыбыз Фәһинур Нәбиуллина, Гөлсинә Гыймадиева, Мәдинә Шәйдуллина, Люзия Нуруллина гаиләләре балалары, оныклары, туганнары белән бергәләшеп, “Ярдәм янәшә” волонтерлар төркеме аша фронтка гуманитар ярдәм әзерләп озатканнар. Әлеге киң күңелле гаиләләргә һәм көмеш волонтерлар җитәкчесе Сания Сафиуллинага изге гамәлләре өчен “Бергә хезмәт итәбез” хәйрия фонды җитәкчесе Венера Низамова Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук Ватан сагында торучы хәрбиләргә бар күңелләрен биреп, берни өмет итмичә ярдәм итүче көмеш волонтерлар - Ильза Гатауллина, Фирдәүс Гайфетдинова, Сөембикә Шәйхетдинова “МХОга булышлык күрсәткәне өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев