Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Роберт абый Сәлахов “Чиста район” оешмасында автогрейдерда хезмәт итә

13 ел дәвамында районның төзеклегенә дә, чисталыгына да өлеш кертә

(18 август, “Апастово-информ”).



13 ел дәвамында районның төзеклегенә дә, чисталыгына да өлеш кертә. Ә аңа кадәр юллар идарәсендә эшләгән иде. Тынгысыз эш көненнән соң үзе яшәгән йорт тирәсен пөхтәләп, җыештырып куярга да вакыт таба.

Апас бистәсенең Заводская урамында урнашкан 11а йорты юлдан узып баручы, хәрби комиссариатка килүче, кафеда тамак ялгап алучы һәр кешегә дә күренә. Аның һәрчак чиста булуына да игътибар итәсең.

“Хатын-кызлар матур чәчәкләр үстерә. Без – ирләр үләннәрен чабып, чүпләрен себереп торабыз. Кыш көне карларын эттерәбез. Чиста булгач матур бит. Шунда балалар уйный. Балалар мәйданчыгы да куелган. Йортыбызга кунаклар килә. Матур булгач рәхәт. Хәзер асфальт салынган, чиста-пөхтә. Элекккеге кебек түгел инде. Ә бит ишегалдыбызның төрле чагы бар иде”, - ди Роберт абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев