Шәмәк авылының үрнәк гаиләсе
Фәһим абый белән Гүзәл апа Насыйровлар 47 ел иңне-иңгә терәп гомер итәләр.
Фәһим абый лаеклы ялда булса да хезмәтне ташламый. “Нуриев” хуҗалыгында яшьләргә үрнәк күрсәтеп хезмәт итә. Гүзәл апа 37 ел Шәмәк авылы фермасында эшләп лаеклы ялга чыккан.
“Шушы авылда туып-үстек, гаилә кордык, өч бала тәрбияләп үстердек. Төп йортка бик яшьли килен булып төштем, кайнанам, кайнанамның әнисе дә бар иде. Бик матур яшәдек, балаларны алар карадылар. Иптәшем бик яхшы. Балалар да аңа ошаганнар, акыллылар, тәртиплеләр Аллага шөкер! Бүген менә зурлап бәйрәмгә чакырдылар, бу зур горурлык безнең өчен. Бик зур рәхмәт!” - диде Гүзәл апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев