Шәмәклеләр хәрбиләргә ярдәмнәр әзерлиләр
Шәмәк авылында яшәүче бер төркем авылдашлар бергә җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җибәрер өчен окоп шәмнәре койганнар, токмачлар кискәннәр, үлән чәйләре әзерләгәннәр.
(5 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Егетләргә бик кирәкле ярдәмнәр әзерләдек. Бергә җыелып токмачлар да кистек, окоп шәмнәре дә койдык, шифалы чәйләр дә ясадык. Егетләр безнең кайгыртуыбызны, күңел җылыбызны тоеп хезмәт итсеннәр. Туган якларга Җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтсыннар”, - дип телиләр волонтерлар.
Алар шулай ук үз өенә җыеп, ярдәмнәрне әзерләүдә башлап, оештырып йөрүче авылдашлары Ләйсән Галәветдиновага рәхмәтләрен белдерәләр. Саваплы эшләрнең дәвамлы булачагын әйтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев