Сатмыш – Акхуҗа – Казан
Җырлый белгәннең җырлыйсы, гармунчының уйныйсы гына килеп тора бит аның. Безнең төркемне дә җырга-моңга, халык иҗатына җаны-тәне белән гашыйк булган кешеләр тәшкил итә.
(26 ноябрь, «Апастово-информ»)
Бер дулкында тирбәлеп иҗат итүчеләр, чыгышларыбыз белән республикабызның төрле төбәкләреннән булсак та, уртак уйлар, уртак фикерләр, бер-беребезгә карата булган теләктәшлек безне очраштырды да инде. Чыгышларыбызны бик матур итеп автор башкаручы Лиза Сирень алып бара. Ул тумышы белән Мамадыш якларыннан. Үзешчән автор башкаручы Гөлсинә Хөснетдинова, Ризидә Фәйзуллина - Биектауныкы. Автор башкаручылар, гитарада уйнап җырлаучы егетебез Алмаз, бик матур итеп халык көйләрен гармунда уйнап-җырлап, халык күңеленә юл салучы егетебез Тәүфыйкъ Сафин – апаслылар. Барыбыз да авыл балалары. Шул авылга булган чиксез мәхәббәт, аның һәрдаим җылысын тоеп яшәү, иҗат итү өчен бик зур җирлек булып тора. Безнең өчен авыл кешеләре белән очрашу, аралашу - үзе бер рухи ризык дип әйтер идем. Канатланып шигырьләр язабыз, көйгә салабыз. Әле тагын шуларны җырлап та бирәбез. Бу бераз гына үзебез белән таныштырып китү булды.
Урма юллар буйлап элдерткәндә кем нинди хисләр кичерәдер, әмма кем кая гына йөрмәсен, кайда гына булмасын, авыл, туган җир, каеннары, таллары, үзе тәгәрәп үскән бәбкә үләннәре, урман-күлләре белән очрашадыр дип уйлыйм. Без дә шундый уйлар белән концерт программасын барлап, Апас якларына Сатмыш дигән авылга килеп чыктык. Яхшы асфальт юллар, төзек йортлар, монда тырыш, эшчән халык яшәгәнен раслый. Авыл уртасыннан матур итеп чишмәләре дә агып утыра икән бит әле. Безне әллә кайчаннан белгән якын туганнарны каршы алган кебек Сатмыш мәдәният йорты мөдире Алинә ханым каршы алды. Табыннарын корып куйган. Һәр җирдә чисталык-пөхтәлек, тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра. Димәк, монда хезмәтен сөйгән, кешеләрне яраткан, үз эшенең чын хуҗасы хезмәт куя дигән фикер калды. Без үзебезнең коллектив исеменнән авыл җирлеге рәисе Юрий Бушуевка, Сатмыш мәдәният йорты мөдире Алинә ханым Баһавиевага зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Мәдәният йортыгыз һәрчак шулай шаулап-гөрләп торсын, халык йөреп торсын. Һәм әлбәттә безне басып алкышлаган Сатмыш авыл халкына рәхмәтлебез. Авылның иң өлкән, зур ихтирамга лаек кешесе, безне үзенең укучылары имтихан тоткандагы кебек тыңлап, аннары барыбызны да кочып алып теләкләр теләүче, күзләрне яшьләндергән Сатмышның өлкән укытучысы Гөлсем апага аерым рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Шулай матур итеп, кешеләрне яратып, тормышны сөеп яшәгез, сатмышлылар. Тагын бер чыгышыбыз бик матур авыл клубында узды. Авылның исеме дә матур, урнашкан җире дә бик күркәм – Акхуҗа, халкы да ихтирамга лаеклы. Рәхәтләнеп аралаштык, җырларыбызны бүләк иттек. Киң күңелле мәдәният йорты мөдире Гөлназга, Акхуҗа халкына алкышлары өчен барыбыздан да зур рәхмәт. Торган җирегездә чын хуҗалар булып тормыш иткәндә генә авыл яши. Аның матур киләчәге бар.
Резидә Фәйзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев