Сәвия Тимершина: “Халык белән бергә эшлибез”
Районыбызның Заготзерно бистәсендә бик тә тырыш һәм уңган ханымнар яши. Төп эшләрендә дә алдынгылар, волонтерлык эшенә дә өлгерәләр алар.
Алсу Гыймранова, Сәвия Тимершина, Зөлфия Гайнетдинова, Зөлфия Шагвәлиеваларның окоп шәмнәре ясауларын статусларыннан күзәтеп бардым. Хәзерге вакытта москит челтәрләр үрергә керештеләр.
Бер кичне шушы тырыш ханымнар белән аралашып, аларга бераз булса да ярдәм итү максатыннан Илдүс белән Алсу Гыймрановаларның өйләренә юл алдым. Әйе, нәкъ менә өйләрендә, Илдүс зал уртасына москит челтәр үрү җайланмасы ясап куйган.
– Урта Балтайда Лилия Җамалиева окоп шәмнәре ясый башлагач укучылар белән банкалар җыеп ярдәм итеп килдек. Аннары менә шулай күршеләр белән җыелышып шәмнәр ясарга бардык. Шуннан кайтканда Алсу безгә тәкъдим ясады: “Әйдәгез кызлар, безнең өйгә генә җыелыйк та окоп шәмнәрен ясыйк”, - дип. Менә шуннан эшкә тотындык. Халык белән бергә эшлибез без. Бистә халкы, хезмәттәшләребез, укучылар барысы да ярдәм итәләр. Бер белмәгән кешеләр 100 сумнан 1000 сумга кадәр акча күчерәләр. Шул акчага парафин сатып алдык. Инде менә москит челтәр өчен материалга да ярдәм итәләр, - дип эшләренең башланып китүен сөйли Сәвия ханым.
Исән-хисап эшләрен Алсу Гыймранова бик төгәл алып бара. Дәфтәренә барысын да язып бара ул.
– Акча күчергән һәркемнең фамилиясен, числосын язып барам. Эштән кайтып, өйдәге эшләрне карагач кич күршеләрем белән җыелабыз. Сөйләшә, сөйләшә эшлибез, аннары тәмле итеп чәй эчәбез. 4 меңнән артык окоп шәмнәре ясадык. Шәмнәрне “Алга” яшьүсмерләр клубына илтеп тә бирдек, килеп тә алдылар. Сорап килүчеләр өчен тагын тартмаларга тутырып әзерләп куйдык. Бүгенге көнгә 10 нан артык москит челтәр дә үрдек. Һәрбер эшебездә ирләребез ярдәм итә. Бик зур рәхмәт аларга, - ди Алсу ханым.
Москит челтәр үрү тәртибе белән дә таныштым, үзем дә эшләп карадым. Өч төсле тасмаларны, челтәрен халыктан килгән ярдәм акчасына кайтаралар.
– Тасмалар зур рулон белән кайта. Аны метр ярым итеп үлчәп алып, елкалап кисәбез, аннары тагын матур итеп төрәп әзерләп куябыз. Монысын өйдә эшлибез. Гаиләләребез булыша. Өлкән класс укучыларыбыз да үзләре сорап килеп бик теләп ярдәм итәләр. Изге эшкә ярдәм кулы сузарга әзер торучылар күп булуына шатланабыз. Ил-көннәребез тынычлансын иде, егетләребез исән-имин кайтсыннар иде дигән теләк белән эшлибез һәрбер эшебезне, - ди Зөлфия Гайнетдинова.
Әлеге изге күңелле, тырыш ханымнарга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләп калабыз. Үзләренең яхшылыклары мең яхшылык булып кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев