Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре дару үләннәреннән чәйләр әзерлиләр
Нәниләр үзләренең хезмәт җимешәрен районда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим иттеләр.
(30 август, “Апастово-информ”).
“Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балаларның һәр көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Нәниләр төрле шөгыльләр белән бергә әйләнә-тирәне, туган ягыбыз табигатен өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр. Үзләре дә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерү белән мавыгалар. Алар дару үләннәренең дә файдалы үзлекләрен өйрәнәләр. Кайберләрен үзләре дә үстереп карыйлар.
“Дару үләннәрен балалар белән бергәләп үстерәбез. Үләннәрне бергәләп җыеп, киптерәбез. Аннан соң махсус пакетларга тутырабыз. Төрле чәйләр кайнатабыз”, - дип таныштырды “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Алсу Сөнгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев