Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Шыгай авылыннан Саимә әби Якуповага 103 яшь тулды

Гомер бәйрәме уңаеннан Саимә әби район башлыгының Котлавын алды.

(5 ноябрь, “Апастово-информ”).



Саимә әби гомере буе сабыр булып, тормыш өчен көрәшеп яшәгән. 16 яшендә әтисез дә, әнисез дә калган ул. Әмма язмышына сыкранмаган, өйдәге бар хуҗалык эшләрен үз кулына алган һәм тормышны дәвам иткән. Авылдашы Хәнифулла абыйның тормыш иптәше вафат булгач, аның дүрт баласын да үз кочагына сыендырган. Үзе дә ике бала тапкан. Барлык балаларына да тигез мәхәббәт, матур тәрбия өләшкән.
Саимә әби гомере буе колхозда төрле хезмәтләр башкарган, бригадир булып та эшләгән. Ни кушсалар, шуны намус белән үтәгән. Шулай ук җәмәгать эшләрендә дә актив булган ул, җырларга, спектакльләрдә уйнарга яраткан. Сәхнәне, сәнгатьне үз иткән.
Саимә әби Якупова бүгенге көндә Осиново бистәсендә якыннары янәшәсендә гомер кичерә. 103 яшьлек туган көнен исә Апаста каршы алды ул. Яшьлеген, туган авылын сагынуын җыры аша белдерде. Район Советы аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин, авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев җитәкчелек исеменнән котлап, әбигә район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев