Шыгайда батырлар искә алынды
15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелде.
(16 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге уңайдан җирлекләрдә күп кенә чаралар узды.
“15 февраль - Совет армиясе гәскәрләре Әфганстан җиреннән чыгарылган көн. Шул истәлекле датаны искә алып ватанпәрвәрлекне уяту нияте белән Яруллин Раиф Рифкәт улы һәм Гыймадиев Альберт Хәйдәр улы яшәгән йортларга элмә такта куелды. Кичен Шыгай авылы клубында Гыймадиев Альберт Хәйдәр улы истәлегенә бильярд һәм теннис уеннары буенча ярышлар оештырылды”, - дип хәбәр итте клуб мөдире Дамир Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев