Таянычыбыз син, әти!
Чатбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез Нәҗмиев Роберт Хафиз улы 20 май көнне 80 яшьлек юбилеен каршылый.
Әтиебез бар булмышын, көчен туган кырларына, кендек каны тамган җиренә багышлады. Лаеклы ялга чыккач та, озак еллар хезмәтеннән тиз генә аерылмады әле. Аның техникага булган мәхәббәте, һөнәренә булган тугрылыгы, туган ягына булган мөнәсәбәте барча кешегә үрнәк булырлык.
“К-700“ тракторында 40 елга якын эшли ул. Хезмәт белән яшәгән елларда, үзенең олы юбилее килеп җитүен дә сизмәгәндер, мөгаен. Әтиебезнең фидакарь, тырыш, ару-талу белми эшләвенең нәтиҗәсе булып, күкрәген “Хезмәттәге уңышлары өчен“ медале бизи. Ул шулай ук районның “Мактаулы гражданин“ы исемен йөртә. Хезмәт елларында күп тапкырлар бүләкләнде, Сабан туеның хезмәт батыры булды.
Әтиебез хезмәттәге кебек гаиләдә дә үрнәк, кайгыртучан гаилә башлыгы, төпле акыллы ир, бала җанлы әти, әниебез Нурия белән берлектә 5 бала - 4 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерделәр. Хәзер дә тик кенә торырга яратмыйлар. Мал-туарлар, кош-кортлар асрап, көнне хезмәт белән үткәрәләр.
Кадерле әтиебез! Сине 80 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез.
Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа, әти!
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Лилия, Рузия-Рашат, Альберт-Гөлүсә, Раилә-Андрей, Наилә-Дамир, оныкларың һәм әниебез кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев